Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Русия белән сөйләшүләр башларга әзер түгел


Европа Берлеге җитәкчеләре Русия белән стратегик хезмәттәшлек турындагы сөйләшүләрне башлау вакытын әлегә билгеләмәде. Бу мәсьәләдә карар чыгару кичектерелә. Шул хакта Брюссельдә ике көн барган саммитның өлгесендә әйтелә. Сөйләшүләрне башлау хакында, киләсе айда буласы Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары очрашуында әйтелергә мөмкин.

Русия белән стратегик сөйләшүләр Грузия белән хәрби низагтан соң туктатылган иде. Кичә Грузия һәм Русия арасындагы һәм халыкара арадашчылар катнашлыгындагы ике яклы сөйләшүләр Женевада башланып китте.
XS
SM
MD
LG