Accessibility links

Бушлай фатирлар бар икән әле. Милиция өчен


Кайбер милиционерлар әйтүенчә, бушлай фатирлар бирү коллективта беркадәр киеренкелек, көнләшү хисләре дә тудырган.

Чаллының Русия президентларын каршы алуда тәҗрибәсе бар иде инде. Гадәттә аларны хәкимият бинасында яки КамАЗ ширкәтендә каршы алалар иде. Ә менә Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевны Чаллының иң кырында, басу уртасында диярлек төзелгән бердәнбер йорт янында каршы алдылар. Генерал үзачак юлга матур келәмнәр кадакланган. Әйе, Чаллы зук кунакларны каршылый белә. Әлеге йорт Чаллы милициясе хезмәткәрләре өчен төзелгән һәм Нургалиев шунда яшәячәк фатир хуҗаларын котларга дип килгән. Тантанада милиция министры болай диде:

“Федерация субъектлары һәм үзәк мондый проектларны тормышка ашыруда бергә эшли. Мисалын Татарстанда күрәбез. Мондый социаль ярдәм аркылы безнең хезмәткәр яклау таба. Рәхмәт Татарстанга”, диде ул.

Русия министрының “Рәхмәт” сүзен булса да татарча әйтмәсме икән дип уйлаучыларның өмете акланмады. “Спасибо Татарстану”, диде Рәшит әфәнде. Элеккеге президент Владимир Путинның татарча сөйләшеп күрсәткән үрнәге министр Нургалиев өчен өлге була алмаган, күрәсең. Бу көнне яңа йорттан 187 мең милиция гаиләсе бушлай фатир алды.

Алдагы елда тагын 140 милиционер шундый фатир алачак. Югыйсә, моннан 6-7 еллар элек үк, бушлай фатирлар булмаячак, социализм бетте, дигәннәр иде югары түрәләр. Күрәбез, бетмәгән икән әле. Кайбер милиционерлар әйтүенчә, бушлай фатирлар бирү коллективта беркадәр киеренкелек, көнләшү хисләре дә тудырган.

XS
SM
MD
LG