Accessibility links

Нургалиев янә Казанда, нигә?


16 октябрьдә Казанга Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев килде. Казанда махсус утырышлар, Чаллыда министр кулыннан милиционерларга фатир бирү барсыда тәртип буенча бара.

Җәй уртасында Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Казанга килеп 200 гә якын милиционерга фатир ачкычлары тапшырып киткән иде инде. Бу юлы да аны Чаллы шәһәрендәге милицинерлар көтте, чөнки тегеләренә ул 16 октябрьдә бушка фатир бирде. Шулай итеп, Чаллыда 187 хокук сакчысы Русия эчке эшләр министрлыгына тагын да яхшырак эш күрсәтергә тиеш булачак.

Бу уңайдан, “Әгәр милициядән китсәләр, алардан фатирларны кире алачакбыз!”дип әйткән иде Татарстанның эчке эшләр министры ярдәмчесе Фоат Зиннуров.

Рәшит Нургалиевның янәдән Казанга килүен ишеткәч, “Татарстанга еш килүе, киләчәккә президент булып кайтырга теләге белән бәйледер…” дип янәдән бер пышылдап куйды кайбер каләм ияләре.

“Русия эчке эшләр министрының Татарстанга әлеге сәяхәтен күзәткәндә, аларның Минтимер Шәймиев белән мөнәсәбәтләре салкын булырга охшамаган”, диде түрәләрнең җыелышын күзәтергә махсус чакырылган рәсми журналистлар.

Ә бу көн исә, иртән Минтимер Шәймиевнең “Казан” һава аланына барып, Рәшит Нургалиевны каршы алудан

Быелгы җәйдә Нургалиев Казанда милиционерларнна фатир өләшкән иде инде

башлана. Шуннан алар Татарстан башкаласындагы милиционерлар әзерли торган уку йортына кереп чыгалар һәм сәгать көндезге уннарда эчке эшләр органнырының эшчәнлеген камилләштерү проблемалары буенча семинар-киңәшмә уздырдылар. Дилбегәне Рәшит Нургалиев үзе тотты. Татарстан президентына да сүзне ул бирде.

Минтимер Шәймиев соңгы елларда республика милиционерларының үзләрен ышанычлы хис итүләрен, Татарстанны контрольдә тотуларын әйтеп үтте. 90 еллардагы авыр заманнарны, милиция постларын җинаятьчеләрнең автоматтан атып китүләрен искә алды. Ул шулай ук, республика бюджетыннан эчке эшләр министрлыгына бүлеп бирелгән акчаларнын ел саен арта бурыун, шуның нәтиҗәсендә хокук сакчыларының эшчәнлекләре тагын да камилләшүен азсызыклап үтте.

Әлеге җыелышны журналистлар тулысынча карый алмады, түрәләр, җитәкчеләр, милиция башлыклары эчке эшләр органнарының эшчәнлеген камилләштерү турында үзләре генә сөйләштеләр. Шуннан соң Рәшит Нургалиевны Чаллы шәһәренә алып киттеләр. Бу сәяхәтләрне күзәтеп баручы журналистлар әйткәнчә, Рәшит Нургалиев Татарстанга килгән саен үзен тагын да ышанычлырак тота башлаган икән.

XS
SM
MD
LG