Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын Мөнбәр” бүләге Эльдар Рязановка бирелде


Русиянең танылган режиссеры Эльдар Рязановка фестивалнең бүләге “ кино сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен” бирелде. Бүләкне фестивальнең ачылу тантанасында Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин тапшырды.

Бүләкне алганда Рязанов : “Бер барыбыз да төрле-төрле. Моны үстерергә кирәк, үз миллилегеңне яшәгән илнең милләтендә эретеп югалтмаска кирәк, “ – дип әйткән.

Режиссер: "Бер яктан, бу чараның мөселман киносы фестивале дип аталуы миңа ошый, икенче яктан, аерымлану булмаска тиеш, беренче чиратта фестиваль кешелекле булсын иде,” – дип белдергән. Бу хакта "Ростбалт" агентлыгы хәбәр итте.
“Алтын мөнбәр” фестивале Казанда 22 октяберьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Иран, Британия, АКШ, Үзбәкстан, Мысыр, Сурия, Фәләстин, Үрдүн, Сөгүт Гарәпстаны һәм башка ил иҗатчылары катнаша.
XS
SM
MD
LG