Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саулык саклау өлкәсенә дә сәясәт керәме?


Башкортстанда ел саен көз айларында республикадагы саулык саклау өлкәсе торышын тикшергән хөкүмәт шурасының күчмә утырышы үтә.

Җомга көнне аның быелгысы башланып китте. Һәр елны аерым төбәктәге берничә район биләмәләрендә оештырыла ул. Быел шундый утырыш республиканың Белорет шәһәре һәм районында, шулай ук Архангель һәм Бөрҗән районнарында үтә.

Башкортстанда сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлләр тоташ Русиядә булган вәзгыятьтән әлләни аерылмый. Проблемалар да, бу өлкәгә хас кимчелекләр дә бер үк. Уфадагы хастаханәләрнең матди хәле, аларның төрле медицина җиһазлары белән тәэмин ителеше яхшыра барган бер мәлдә, Башкортстан районнарында хәлләр бик үк шәптән түгел. Күп кенә төбәкләрдә хастаханәләр өр-яңадан төзекләндерүне таләп итә. Аларда хәтта тиешле дарулар һәм заманча медицина корылмалары гына түгел, ә кайсыбер урын-җир өчен кирәк-яраклар да җитми.

Әлеге җитешсезлекләрне республика Саулык саклау министрлыгы вәкилләре гомум Русия күләмендәге проблемалар кайтавазы дип аңлата. Күпләр федераль министрлыкларны сүгә. Ничек кенә булмасын, күп кенә мәсьәләләрне Башкортстанның үзендә дә хәл итеп була. Бу хакта республика җитәкчеләре әле ачылган киңәшмдә дә ачык әйтте.

Соңгы ике елда дәүләт проекты кысаларында шәфкать туташларына, участок табибларына хезмәт хакларын арттыру авыл җирләрендә дә, шәһәрләрдә дә табиблар белән тәэмин ителешне сизелерлек яхшырткан. Моңа кадәр буш торган эш урыннары соңгы айларда шактый тулыланган. Юк кына акчага эшләп йөрүгә риза булмыйча башка эшкә күчкән табиблар да кире үз һөнәрләренә кайта.

Башкортстанда саулык саклау өлкәсенә кагылышлы күчмә семинарлар башланганнан бирле алар ел саен гел башкорт районнарында гына үтә. Моңа республиканың Берләшкән оппозициясе идарәсе, ризасызлык белдереп, ил җитәкчелегенә бер белдерү дә җибәргән. Анда башкорт районнарында дәваханалар, клиникалар төзүгә йөзләрчә миллион сум акчалар бүленүе, ә татар һәм рус районнарына бөтенләй игътибар булмавы билгеләнә. Милләтләрне аеру, милли басым, сәясәтнең шушы өлкәгә дә үтеп керүе, аянычлы, дип әйтелә ул мөрәҗәгатьтә.
XS
SM
MD
LG