Accessibility links

Әхмәтов: “Татар гел бәйсезлек турында хыялланды”


Атна дәвамында Татарстанда яшьләр һәм спорт, Универсиада темасына багышланган чаралар илдәге финанс кризисы, сәясәт турында оныттырып торды.

Күптән түгел “Болгар” кунакханә бәйле вакыйгалар, татарның юкка чыгу ягына барганын күрсәтә дип санаса да, Рәшит Әхмәтов, соңгы елларда Татарстанның дәрәҗәсе күпкә үсте, ди. Әле дистә ел элек, мондый үсеш турында, татарстанлылар хаыяллана гына алган. 2013 елда Универсиада үткәрү хокукы, республиканың еллык бюджетын 4 миллиардка күтәрү, еллык гомуми керемнең 600 миллиард сумга җитүе, 6 миллион тонна икмәк җыю, “Татнефть”нең 11 миллиард долларлык нефть табуы - болар барысы да, Татарстанның икътисадый яктан мөстәкыйльлеккә үрелүен күрсәтә.

Әмма моңа карамастан, соңгы берничә елда, Татарстанның сәяси мөстәкыйльлеге әзәйгәннән-әзәя бара. Республиканың президенты, сайлауларсыз, Русия башлыгы тарафыннан билгеләнүе генә дә моңа дәлил. Шуңа күрә дә Медведев, бүгенге көндә 24 сәгать эчендә Татарстан президентын алмаштыра ала.

Тәхеткә Медведев үз кешесен куячак дигән фикер, Татарстан дәүләт шурасы депутатларына бер дә ошамый. Һәм алар мондый хәл булган очракта, шураны таркатырга вәгъдә итә. Әмма республика президентын алмаштыру, күп кенә район башлыклары алмашуына китерә, чөнки алай булмаган очракта, депутатлар янә Шәймиев кешесен сайлый. Әхмәтов фикеренчә исә, Шәймиев әле Русия җитәкчелегендә барсына да ярый. Шуңа күрә ул әле 2013 елга кадәр җитәкчелек итәчәк дип фаразлый.

Шушы көннәрдә Русия дәүләт шурасының спортка багышланган җыелышында да, Шәймиевнең саллы чыгышыннан, аның Универсиада үткәнче республика белән җитәкчелек итергә теләве аңлашылды.

Әмма Әхмәтовны, Татарстанга Рәшит Нургалиевның еш килә башлавы уйландыра. Тик Нургалиев алай-болай президент булып килсә дә, Шәймиев кебек үк оста идарә итә алмаячак, автор фикеренчә. Шулай ук язмада, Рәшит Әхмәтов, соңгы вакытта Миңтимер Шәймиевнең киләчәк тәдәүләт шурасы рәисе булу турында сүзләр йөргәне турында әйтә. Янәсе Рафаэль Хәкимов ул очракта шура рәисе урынбасары урынына дәгъва итә. Әсгать Сафаров республика президенты булырга мөмкин, ди журналист.

Татар җәмәгатьчелегенең республикадагы сәяси вәзгыятькә мөнәсәбәтенә килгәндә, Әхмәтов болай ди: “Тиздән икенче суверенитет дулкыны күтәреләчәк. Татарстанның нык икътисады бәйсезлеккә таба сәяси үзгәрешләр таләп итә. Шуңа күрә телиме, теләмиме, Мәскәүгә барыбер Татарстанга карата ниндә булса сәяси ташламалар ясарга тиеш.

Татар халкы һаман бәйсезлек турында хыялланып яшәде, әмма Мәскәү гел аларга каршы килеп торды. Берара, татарлар бәйсезлек алса, русларга көн бетә, дигән сүзләр дә йөрде. Әмма бу алай түгел. Рус һәм татар милләтенең дә үзенең яхшы, начар яклары бар”, ди автор.

Аның фикеренчә татарлар артык толерант һәм түзем халык. “Советлар берлеге таркалганда, русларга тугандаш Украина халкы да алар белән бергә яшәргә теләмәде. Ә татар турында тарих битләрендә вандаллар, кеше ашаучылар, ничек кенә атамасыннан, алар барыбер дә руслар белән дус яши. Әмма дус яшәү, татарлар белән идарә итәргә ярый дигән сүз түгел, ди Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG