Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларга да марш кирәк


Янычар булып киенеп чыккан башкаручылар.
Янычар булып киенеп чыккан башкаручылар.

Казанда төрки хәрби маршлар уйналды. Аны Госманлы һәм хәлифат дәвамчысы буларак башкардылар.

Казандагы “Пирамида” ял итү үзәгендә Төркия мәдәният министрлыгының “Мәхтәр оркестры” хәрби музыка яңгыратты. Тамашачы солтаннарның тугъры сакчысы буларак билгеле булган янычар булып киенеп чыккан башкаручыларны сәйран кылды.

Рухландыручы

Мәхтәр көйләре солдатларны яки ватанны саклаучыларны рухланыдып торган. Аның тирән тамырлары төркиләрнең ерак бабалары торган Орхон-Енисей якларыннан ук килә дип санала. Шул заманнан калган таш язмаларда алар турында язулар сакланган, дип әйтелә. Шулай ук “Диван-и Логатит төрк” атлы борынга китапта да мәхтәр төркемнәре турында “туг” һәм “кубыргы” дип язып калдырылган.


Тоткарланучы

Бу оркестр сөнни саналган бәрмә уен коралларын аеруча теләп куллана. Казандагы тамашачы да төрекләрнең зур барабаннарын, аны зурлыгын күреп, куәтле тавышын ишетеп һәйран калды. Ә аларны китертү шактый зур мәшәкатъ тудырган. Русия дәүләтенә хезмәте белән "даны чыккан" Казан гөмреге - таможня уен коралларын һәм бутафорияне иртәнге тугызга кадәр тоткарлап торган. Төрек уенчылары сәхнәгә хәрби “кораллар” да күтәреп чыкты, бит. Ә бездә чит илдән килгән һәр кешене дошман шикелле итеп, карап, тикшереп, бәйләнеп кертү гадәте бар.


Шаккатыручы

Соңгы елларда Мәхтәм оркестры хәрби булмаган маршларны, көйләрне дә башкара башлаган. Ул башка шоу-концертларда да экзотик кунак булып сәхнә түренә менә. Казанда аны шулай кабул иттеләр. "Без гадәтләнгән музыка түгел. Әмма шаккатып тыңлап, карап утырдым”, дип сөйли җырчы һәм гармунчы Сәүбән Закир.

Җитмәүче

“Татарга да болардагы дәрман, кыю һәм ватнпарвәр көйләр җитми. Безгә дә маршлар жанрын торгызырга кирәк”, ди җырчы Гөлзадә. Ул үзе дә узган елны каһарман җырлар фествален ясаган булган. Шунда ногай, алтайлы башкаручыларны да чакырып татарның музыкаль кырын киңәйтергә теләгән.

Туганлаштыручы

“Татарстанга төрек башкаручыларын чакырып мәдәният министрылыгы зур эш башкара. Бу безнең мәдәниятне тамырларын якынайта, аңа яңа рух та бирә ала”, дип сөйли Гөлзадә. Җырчы ханым, монна ярты ел чамасы элек Казанга килгән Төрки дөнья оркестры чыгышын тыңлап та рухланган булган.

XS
SM
MD
LG