Accessibility links

Кайнар хәбәр

Битлек сәүдәсе сайлау нәтиҗәсен алдан күрсәтә


Һелловин битлекләре сатучылар әйтүенчә, кайсы намзәтнең битлеге күбрәк сатылса, президент сайлауда шул намзәт җиңеп чыга.

Кушма Штатларда Һелловин бәйрәме якынлашып килә. Fortune журналы язуынча, бу бәйрәмдә кию өчен битлекләр сатучы берничә ширкәт президент сайлауда кемнең җиңеп чыгачагын алдан әйтә алуларын белдергән.

АКШта Һелловин өчен кирәк әйберләр сатучы "Спирит Һелловин" ширкәте 2004 елда Джордж Буш битлекләре демократ намзәт Джон Кэрри битлекләреннән 2 мәртәбә күбрәк сатылды, 2000 елда демократ намзәт Ал Гор битлекләре Бушныкыннан 14 процентка азрак сатылды, 1996 елда сатылган намзәтләр битлекләренең 71 проценты Билл Клинтонныкы иде дип белдерә.

Быел сатылган намзәтләр битлекләренә карагында исә, демократ намзәт Барак Обама алда бара. Buycostumes.com sәхифәсендә сатылган кагәзь битлекләрнең 54 проценты Обаманыкы, 46 проценты республикан Джон Маккейнныкы. Аның каравы вице-президентлыкка республиканнар намзәте Сара Пэлин белән демократ Джо Байденның сатылган битлекләре чагыштырмасы өчкә ике.

Кайберәүләр теге йәки бу намзәт битлеген намзәтне яклау йәки мыскыллау өчен ала икән. Әмма битлекләрне нинди максат белән генә алмасыннар, моңарчы барлык сатылган битлекләр саны кайсы намзәтнең сайлауда җиңәчәген дөрес күрсәтә торган булган.

Быел исә гомумән ил күләмендә сатылган намзәт битлекләренең 66 проценты Обаманыкы.
XS
SM
MD
LG