Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда 6 милиционер үтерелде


Дагыстанда милиция кәрваны юлда яшерен һөҗүмгә юлыгып 5 милиция хезмәткәре һәлак булды. Беренчел хәбәрләргә караганда, 6 кеше яраланган.

Дагыстан эчке эшләр министрлыгы Карабудахкент районында билгесез кешеләр милиция машиналарына ут ачты дип белдерә.

Һөҗүм итүчеләрне эзләү бара.

Бүген шулай ук Дагыстанның Серкокалин районында милиция кизү машинасына ут ачу нәтиҗәсендә район эчке эшләр идарәсе башлык урынбасары Руслан Муидов һәлак булды, тагын 3 милиция хезмәткәре яраланды.
XS
SM
MD
LG