Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын мөнбәр”дә көнбатыш йолдызлары


Изабель Ясмин Аҗани Казанда.
Изабель Ясмин Аҗани Казанда.

Казанга Изабель Ясмин Аҗани килде. Ул француз актрисасы.

Изабель Аҗани (Аджани) чәршәмбе көнне Татарстан мәдәният министрлыгында матбугат очрашуын ясады. Актриса Казанга килүенә сөенүен искәртеп узды.

Мөселман тамырлы Ясмин

Ул Франциядә алжир (җәзаир) һәм алман кешесе гаиләсендә туган. Билгеле кино йолдызы. Ул 2004 елда “Месье Ибраһим Корьәне” исемле кинода да уйнаган.

Изабель Ясмин Аҗани Алтын мөнбәрнең ябылу тантанасында катнашачак.

Венеция кинофестивале кушылды

Шулай ук Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Венеция кинофестивале директоры Марко Мюллер очрашты. Ул “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивален яңа идеяләр һәм карашлар күзлегеннән караганда, кызыклы итеп оештырылган дигән фикердә тора. “Без “Алтын мөнбәр”гә Венеция премьераларын алып килә алабыз”, - дип белдерде Марко Мюллер.

Һолливудтан татарча сүзләр

“Алтын мөнбәр” ачылышына исә әйтик Һолливудтан Марк Дакаскос атлы йолдыз килгән иде. Америкадан килгән Дакаскосны алар шаулатып каршы алды. Марк та ялындырып тормады, “рәхмәт”, “котлы булсын” кебек татарча сүзләр яудырды.

Матбугат үз итсә дә

Шулай иттереп тамашачыларга да, матбугатка да Һолливуд йолдызлары якын булып чыкты. Әйтик җирле чыганаклар Аҗанинең мөселман тамырлары турында басым ясап яза. Шулай ук Марк Дакаскос та Татарстанда “Ак барс” атлы фильм төшерергә тели, дип язалар.

Шул ук вакытта “Вечерняя Казань” газетасы җирле журналистларның фестивальга битараф булуын да язды.

XS
SM
MD
LG