Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарына яңа бәла яный


2010 елда үтәчәк җанисәпкә Башкортстан җитәкчелеге дә, башкорт милли оешмалары да ныклап әзерләнәләр.

Кайбер мәгълүматларга караганда, 2010 елгы җанисәптә Башкортстандагы башкортларны сан буенча, урысларны да уздырып, беренче урынга чыгару планлаштырылган. Аңлашыла ки, Башкортстан шартларында бу максатка, фәкать татарларны башкорт дип язу исәбенә генә ирешергә мөмкин. 2002 елгы җанисәптә 200 меңнән артык татар административ юл белән “башкортка” әйләндерелде. Әлбәттә, элекке вакытларда да, коммунизм чорында да шулай кылана иделәр. Әмма, ул вакытларда татарны башкорт дип язу масштаблары ныкка түбәнрәк иде. Аннан соң, ул татарлар исәптә генә “башкорт” булып калалар иде. Ә менә 2002 елгы җанисәптә алдау юлы белән “башкортка” әйләндерелгән татар авылларындагы татар балаларын, “сез бит башкорт, шулай булгач башкортча укырга тиешсез”, дип башкортча укытуга күчерделәр. Бу инде йөзләрчә мең татарның рухын сындыру, җанын үзгәртү булып тора. Ягъни аларны татар милләтеннән йолкып алу, урлау булып тора.

2010 елда үтәчәк җанисәптә тагын берничә йөз мең татарны башкортчалатып чукындыру көтелә. Моңа ирешү өчен байтак эшләр эшләнә дә башлады. Татар районнарында күпләп ачылган башкорт гимназияләре (ә татар гимназияләре ачылмый), татар районнарында оештырылган Бөтендөнья башкортлары корылтае бүлекчәләре, район хакимиятләре башкорт санын арттыруда үзенчәлекле штаб ролен үтиячәкләр. Әлбәттә инде республика телевидениесе, радиосы, барлык рәсми газеталар 2002 елдагы җанисәптәге кебек шушы юнәлештә котырып эшләячәкләр.

16-17 октябрьләрдә Уфада Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты чираттагы корылтайны җыюга багышланган киңәшмә үткәрде. Бу киңәшмәдә чыгыш ясаган Башкортстанның мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешов та, башкалар да 2009 елда үтәчәк Бөтендөнья башкортлары корылтаенда каралачак төп мәсьәлә дип нәкъ 2010 елгы җанисәпне атадылар.

Казандагы кайбер үтә акыллы башлар башкортлар белән әшнәләшеп, туганлашып йөргән мәлдә, хакимияттәге һәм хакимияткә якын башкорт милләтчеләре татар милләтенең икенче яртысы булган Башкортстан татарының тамырына балта чабу белән мәшгуль. Кайбер мәгълүматларга караганда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге яңа елга хәтле, Башкортстан җитәкчелеге кулында татарга каршы коралга әйләнәчәк Башкортстан татарлары конгрессының икенче җитәкчелеген сайлау корылтаен үткәрү өстендә эшли.

Имеш, Казандагы БТК җитәкчелегенә Башкортстанда рәсми хакимият белән берлектә эшләүче татар оешмасы кирәк. Ә андый оешманың бар “эше” оппозицион татарларны сүгүдән, башкорт түрәләре адресына “дөрес милли сәясәт үткәргәннәре өчен” рәхмәт укудан торачагына кем дә булса шикләнә микән? Бер генә сорау кала, дөресрәге риторик сорау – Башкортстан татарына каршы эшләүче “татар конгрессы” ни өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүгенге җитәкчелегенә кирәкте икән?

XS
SM
MD
LG