Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар татар җыр бәйгесенә әзерләнә


“Өмет” балалар студиясенең дә яңа сезоны башланды.

Балалар хәзер ноябрь азагында Омскида өлкә күләмендә оештырылачак “Яңа йолдыз” балалар җыр конкурсында катнашырга әзерләнәләр. “Өмет”кә йөрүче балалар җыр-бию түгәрәгендә шөгыльләнүдән тыш быел да “Дуслык йорты”нда эшләүче татар теле факультативында тел өйрәнәчәкләр.

Укытучылары Нурия Кучукова сүзләренчә, факультативка балалар бик теләп йөриләр һәм бәйгедә башкарачак җырларының сүзләрен дә бергәләп дәрестә өйрәнәләр.
XS
SM
MD
LG