Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам дөньясы татар галимнәре хезмәтен бәяли


Казанда "Татар галимнәренең ислам цивилизациясенә керткән өлеше" исемле халыкара фәнни конференция ачылды.

3 көн дәвам итәчәк конференциядә Бәхрәен, Үрдүн, Мысыр, Марокко, Катар, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Казакъстан вәкилләре катнаша.

Конференцияне Мәгариф, фән һәм мәдәният Ислам оешмасы, Бәхрәен патша университеты һәм Татарстан диния идарәсе оештыра.

Анда дистәләрчә мөселман галим татар галимнәренең гасырлар буе ислам цивилизациясе тәррәкыятенә керткән өлешенә бәя бирәчәк.
XS
SM
MD
LG