Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар финанс кризисны җиңмәкче


Татарстанда дөньядагы финанс кризисы уңаеннан акчаларын банкларда саклаган кешеләр генә түгел, ә дәүләт шурасы депутатлары да борчыла башлады.

Кибеттә чиратта торганда, автобус тукталышларында, транспортта барганда халык хәзер бер нәрсә турында гына сөйли. Финанс кризисы, акчаларның януы, банкларның акча бирмәве, бу сөйләшүләрне ахыргача тыңлап торсаң, иртәгә дөнья бетәр төсле. Аның каравы, мәгълүмат чараларыннан, ил җитәкчелеге көн саен диярлек кризис юк, акчалар янмаячак, барсы да тәртип дип ышандырып килә.

Узган атнада Татарстан банкларында да шау-шу күтәрелеп алды. Республиканың коммерцияле банкларының хәлен яхшырту өчен Үзәк банктан 20 миллиард сум акча күчерелде. Шәт бу ярдәм илнең башка төбәкләрендәге банкларга да бүленеп бирелде. Әмма моңа да карамастан, халык тынычланмый. Алай гына да түгел, чәршәмбе, дәүләт шурасының чираттагы утырышында, депутатлар да финанс кризисы белән борчуларын белдерде.

Алар фикеренчә, бүгенге көндә Үзәк банк тәкъдим иткән шартлар бик үк кулай түгел. Коммерцияле банкларга акчаларны ул бары тик 3%ка гына бирергә тиеш. Моннан тыш икътисад үсеш алсын өчен кредит бирү вакытын да 3 ай түгел, кимендә 12 ай итергә кирәк ди, чөнки 3 ай эчендә акчалар икътисади әйләнешкә кертелеп артык табыш китерергә өлгерми.

Икенче яктан, белгечләр моны ил җитәкчелеге тарафыннан махсус акция базарын күтәрү өчен эшләнгән ди. Чөнки, кече коммерция банклары 3 айда кредит процентларын кайтарыр өчен акчаларны биржага кертергә мәҗбүр була. Шуңа күрә төбәктәге банкларга үзәктән ярдәм булды дип тынычланасы юк, ди алар.

Атна башында Үзәк банк биргән 20 миллиард сум акчаны Татарстан банклары исә болай бүлеште: “Ак барс” банк 7 миллиард, “Татфондбанк” – 8 миллиард, “Спурт” – 1,4, “Акибанк” – 0,8, “БТА Казан” – 0,5 миллирад сум.

Депутатларда ризасызлык уяткан тагын бер мәсьәлә, бүгенге көндә Саклык банкының дәүләттән 6% акчалар алып, төбәкләрдә аны 19% белән өләшеп йөрүе. Бу гамәл инфляциягә китерә, бу дөрес түгел, депутатлар фикеренчә. Ил премьер-министры Владимир Путин исә, бу көннәрдә Новосибирскида узган җыелышта, кредит процентларын күтәрү булырга мөмкин хәл түгел, дип белдерде.

Татарстан дәүләт шурасында икътисад бүлеген җитәкләүче Марат Галиев исә, дәүләт тарафыннан банкларга бирелә торган әлеге акчалата ярдәм, җыртык җирне каплап торган җамау гына, вакытлы күренеш, ди. Дәүләт шурасы утырышы нәтиҗәсе буларак, биредәге депутатлар, финанс базарын тотрыклы итүне сорап президент Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин һәм дәүләт думасы башлыгы Борис Грызловка мөрәҗәгать хаты язды.

XS
SM
MD
LG