Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта бомба һөҗүме 11 кешене үтерде


Рәсмиләр әйтүенчә, бүген Багдадта Гыйракның хезмәт һәм социаль мәсьәләләр министрына каршы бомбалы машина һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә 11 кеше һәлак булган, 14 кеше яраланган.

Һөҗүм итүче министрлык конвое узып барганда машинасы белән аларга килеп бәрелгән.

Министр Мәхмүт Мөхәммәткә зарар булмаган, әмма аның 3 тән сакчысы һәлак булган.
XS
SM
MD
LG