Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШ чикләүләренә ачу белдерә


Мәскәү Русиянең дәүләт корал экспортерына каршы АКШның чикләүләр кертүенә ачу белдерде.

АКШның Иран, Төньяк Корея һәм Сүриягә корал һәм куркынычлы технологияләр сатуда шикләнелүче 13 ширкәт исемлегенә Рособоронэкспорт та кергән.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Рособоронэкспортка каршы чикләүләрнең хокукый нигезе юк һәм бу чикләүләр Мәскәүнең Вашингтон белән мөнәсәбәтләренә тәэсир итәчәк диде.

"Яңа чикләүләр бернинди халыкара хакукый нигезсез кертелгән. Алар американ кануннарының һәм американ кагыйдәләренең илдән читтә дә куллануы буларак кертелгән. Без мондый гамәлләрне туктатырга тырышачакбыз. Алар яңа чынбарлыкка һич тә туры килми," - диде Лавров.

Бу чикләүләр нигезендә бер генә АКШ дәүләт оешмасы да Русия, Кытай һәм Венесуеланың исемлектәге ул ширкәтләре белән хезмәттәшлек итә, килешүләр төзи алмый.

Вашингтон Иранны атом бомбасы ясарга маташуда гаепли. Иран белән Сүрия АКШның террорчылыкны яклаучы илләр исемлегенә кергән.
XS
SM
MD
LG