Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азия һәм Европа кризистан чыгу юлларын эзли


Николя Саркози (с) һәм Мануэл Баррозу Азия-Европа очрашуында
Николя Саркози (с) һәм Мануэл Баррозу Азия-Европа очрашуында

Азия һәм Европа базарларында ишелү дәвам иткән арада, Пекинда шушы ике кыйтганың җитәкчеләре финанс кризистан чыгу юлларын тикшерә.

Азия-Европа очрашуы дип аталган бу җыен ике елга бер үткәрелә һәм быел җиденче тапкыр үтә. Пекинның халыклар залында барган җыенда Европа берлегенә кергән 27 ил һәм Азиянең 16 дәүләте катнаша. Көн тәртибендә климат үзгәрүдән алып үсешкә кадәр төрле мәсәләләр бар. Әммә игътибар үзәгендә – дөнья кризисы.

"Әгәр без бу кризиска каршы бергәләп хәрәкәт итсәк, без аңа чишелеш табарбыз, - ди Европа комиссиясе президенты Мануэл Баррозу. – Азия һәм Европа бүген Пекинда шуның өчен җыелды."

Җыен башланыр алдыннан Баррозу Кытай президенты Һу Җинтао һәм премьер-министр Вен Җиабао белән очрашты. Бүгенге көндә Кытай дөньяда иң зур күләмдә акча туплаган һәм икътисады иң тиз үсеш кичергән ил санала.

Европа җитәкчеләре хәзерге кризисның тамырында дөнья икътисадындагы тигезсезлек ята дип саный һәм нәкъ менә Кытай бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итә ала дип өметләнә.

"Безнең тикшерүләр шуны раслады, - ди Баррозу, - бу кризисның финанс ягыннан тыш, дөнья икътисадында зур тигезсезлекләр бар. Моны Америка я Европа гына түгел, дөнья җитәкчеләре бергәләп хәл итергә тиеш. Давыл Америкада купты, ләкин бу дөньякүләм давыл, ул бар дөньяда сизеләчәк."

Сизеләчәк кенә түгел, инде сизелә. Пекинда җыен барган арада, Азия һәм Европа базарларында ишелү дәвам итә.

Җомга көнне Көньяк Кореяның гомум күрсәткече 10.6%, Япониянең Никкей индексы 9.6% югалтып, соңгы 5 елда иң түбән дәрәҗәгә төште. Европа базарлары да тискәре күрсәткечләр белән ачылды.

Хөкүмәтләр үз халыкларын тынычландырырга тырыша. Кыйммәтле кәгазләргә һәм банкларга ышанычны югалтмаска чакыра. Ђммә белгечләр фикеренчә, бу кризис тиз арада гына бетмәскә, киләсе ел уртасына кадәр дәвам итергә мөмкин.

Җомга көнне Көньяк Азия илләрен берләштергән АСЕАН төркеме бу төбәкнең үзәк банкларына үз-ара алыш-бирешләр өчен $80 миллиард күләмендә "әҗәт капчыгы" булдырырга килеште.

Бу капчыкның максаты – берәр илнең валютасы кинәт кенә очсызлана башласа, әҗәт акчасын базарга чыгарып, бу валутаны ишелүдән тотып калу. 1997-98 елларда берничә ил валютасының шулай ишелүе, Азиядә тирән кризиска китергән иде.

Пекин җыены 15 ноябрьдә Вашингтонда үтәчәк дөнья финанс кризисына багышланган зур саммитка әзерлек чарасы дип карала. Европа җитәкчеләре бүгенге очрашуда Кытай белән Һиндстанны да бу саммитка катнашырга чакырды.

XS
SM
MD
LG