Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть мичкәсендә сәяси мәнфәгатьләр ята


ОПЕК вәкилләренең нефть җитештерүне киметүгә карашы төрле булды. Шуңа да карамастан, ягулыкны көненә 1,5 миллион мичкәгә азайту карарына киленде.

Бу карарга ОПЕК вәкилләре Венага гадәттән тыш утырышка җыелгач килде. Утырыш соңрак узарга тиеш булса да, нефть бәясенең июль ае белән чагыштырганда, 50 процентка төшүе, ягулык җитештерүче ил вәкилләрен тиз арада җыелырга мәҗбүр итте.

Анда кайбер ил вәкилләре нефть җитештерүне 2 миллион мичкәгә хәтле азайтырга кирәк дип белдерсә, икенчеләре инде 1 миллион азайту да бик җиткән, диде.

Ике як фикерне дә искә алып булса кирәк, нефть җитештерү 1,5 миллион мичкәгә киметеләчәге мәгълүм булды. Бу карар 1 ноябрьдән гамәлдән керәчәк.

ОПЕКның башлыгы, шул ук вакытта Әлҗәзаир энергетика министры булган Шаһиб Хәлил утырыштан соң узган матбугат очрашуында ягулык җитештерүне шушы күләмдә калдыру иң әйбәте булуын әйтте.

Аның сүзләренә караганда, нефть җитештерүне күпкә азайту болай да авыр икътисади хәлдә булган илләр киләчәгенә начар тәэсир ясыячак. Шул ук вакытта элегрәк ул нефть җитештерүчеләр икътисади яктан зарар күргән илләр хәленә кереп кенә үзләренә зыян китерергә тиеш түгел дип белдергән иде.

“Алар финанс кризистан зыян күргән илләр санын арттырырга тиеш түгел”, диде ул.

Әлбәттә ОПЕК беренче чиратта, июль азагында мичкәсе 140 доллар, ә хәзер 65 долларга калган нефть бәясен төшүне туктатуны максат итә.

Әлегә көненә 28,8 миллион мичкә нефть җитештерелеп килде.

Киңәшмәдә ОПЕК вәкилләре икегә бүленде. Кушма Штатларга дошман булган Иран һәм Венесуэла нефть җитештерүне тагын да киметү яклы булса, Америка белән дустанә мөнәсәбәттәге Согуд Гәрабстаны һәм Күвәйт киресенчә киметү белән бик мавыкмаска чакырды.

Русия читкә шактый гына нефть сатса да ОПЕК оешмасына керми. 22 октябрь көнне әлеге оешманың генераль секретаре Абдалла Әл Бәдри белән очрашканда Русия президенты Дмитрий Медведев нефтькә бәяләр тотрыклы булсын дигән теләген белдергән иде.

Әмма нефть җитештерүне киметү турындагы карардан соң, ягулыкка бәя тагын да төшеп китте.
XS
SM
MD
LG