Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш НАТОны тагын ике илгә киңәйтте


Вашингтон – Американ президенты Җорҗ Буш Хорватия белән Албаниягә НАТОга керүгә юл ачкан документка кул куйды.

Бу ике балкан иле альянска кушылсын өчен әгза-илләрнең барысы да документны расларга тиеш.

Вашингтонда үткән чарада Буш Украина, Грузия, Босния һәм Монтенегроның киләчәктә НАТОга керүенә теләктәшлек белдерде.

Сербия дә шушы юлны сайласа, аңа да ишекләр ачык булачак, дип өстәде ул.

Рәсми Мәскәү НАТОның киңәювенә каршы чыга.

XS
SM
MD
LG