Казан дары заводында шартлау булды. Бер цехта янгын түшәм һәм дивар җимерелгән. Ул беркатлы бина порох киптерү өчен корылган булган.
Шартлау йөк бушаткан вакытта булган. Гадәттән-тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимереклекләр астыннан завод хезмәткәрләрен һәм пратика узучы КДУ, КДТУ таләбәләре мәетләрен чыгарган. Гадәттән-тыш хәлләр министрлыгы 191 кеше, 44 техник берәмлек коткаруда катнашты, дип хәбәр итә. Татарстан хокук яклаучылары бу шартлауга мөнәсәбәтле җинаять эшен ачкан.
Үлүчеләр арасында хезмәткәр Римма Дәүләтшина һәм таләбәләр Рәмис Хәсәнов, Алмаз Гаязов, Алексей Христофоров та бар.
Шулай ук Александр Носов, Розалия Сафиуллина, Наилә Сәлахова, Наил Фәйзерахманов, Рауза Габдрахманова зыян күргән. Алар республика пешүчеләрнгә ярдәм үзәгенә дәваланырга салынган. Аларның дүртесе бик авыр хәлдә. Табиблар, аларны үлем белән көрәшә, ди. Тәннәренең 95 процентка якыны пешкән.
Казан дары заводы Русиядәге иң иске хәрби заводларның берсе. Ул "Казан дәүләт казна дары заводы" дип атала. Пироксилин дарысын, коралларга очкын бирүче тиз янучы кушылмалар җитештерә. Хәрбиләрдән тыш әле ул башкаларга кирәкле әйберләрне дә ясый. Әйтик лаклы коллоксилиннар, нитроцеллюлозалар ясый. Аучы һәм спортчылар да мылтыгына шулар дарысын сала.