Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган чигенә булган һөҗүмдә 20 кеше үлде


Пәшавәр -Пакыстан рәсмиләре, Әфганстан чиге тирәсендә АКШ хәрби очкычы тарафыннан булган һава һөҗүмендә, кимендә 20 кешенең һәлак булуын белдерелде. Пакыстан күзләү идарәсе рәсмиләре һөҗүмнең бүген көньяк Вәзирстан төбәгенә иртәнге сәгатьтә юнәлдерелүен белдерде. Үлгәннәр арасында шулай ук Талибан башлыгы Гумәрнең дә булуы хәбәр ителә.

Һөҗүм турында АКШ хәрбиләреннән рәсми белдерү ясалмады.
XS
SM
MD
LG