Accessibility links

Кайнар хәбәр

IMF Украинаны гына коткармый


Халыкара валюта фонды дөньядагы икътисади кризистан зыян күргән Украинага ярдәм итү өчен 16,5 млрд. доллар кредит бирәчәк.

Кризис авырлыкларын үзләре генә җиңә алмаган илләр өчен бу кредит бик мөһим. Кредит акчалары ике ел эчендә Украинадагы банк системасын тотрыклы итү өчен тотылачак. Чөнки финанс кризис сәбәпле, Украинаның банклары, фонд базары шактый зыян күрде.

Якшәмбе көнне валюта фондының башлыгы Доминик Стросс-Кан авырлаша барган икътисади хәлдә кредит акчалары ширкәтләрне, гаиләләрне яклауга китәчәген әйтте.

Икътисади әле көйләнә генә барган Украина кризисны бик авыр кичерә. Чөнки читкә чыга торган таурларга, аеруча да корычка ихтыяҗ кими һәм бәя төшә. Чит ил инвесторлары инде сентябрьдән бәяләре төшә барган фондтан үз акчаларын коткарырга тырыша.

Халыкара коммерция банклары да хәзер кризис сәбәпле, кредит бирүне туктатты, ә бу үз чиратында хөкүмәтнең, банкларның хәлләрен мөшкелләндерде.

Доллар үсә, гривна үз кыйммәтен югалта
Бу вәзгыять Украина дәүләт акча берәмлеге булган гривнаның үз кыйммәтен югалтуга китерде. Хәзер 1 доллар өчен бары 5-6 гривна тирәсе бирәләр.

Шул ук вакытта Киевта икътисади белән бергә сәяси кризис та дәвам итә. Президент Ющенко белән премьер-министр Тимошенко хакимиятне бүлешүдә көрәшә.

Икътисади тикшеренүләр һәм сәяси киңәшләр институты җитәкчесе Игорь Буракинский алар һаман да икътисади кризиска каршы документы ахыргача булдыра алмыйлар, ди.

“Без ниндидер план турында сөйлибез. Әмма андый план юк.
Бары хөкүмәт һәм lәүләт иминлек һәм саклану шурасы тарафыннан әзерләнгән берничә документ бар”, дигәр фикердә тора Буракинский.
Парламент финанс кризис белән бәйле документны сишәмбе расларга планлаштыра.

Кредитка Көнбатыш та мохтаҗ


Халыкара валюта фондының Украинага кредит бирүе, әлеге халыкара оешманың кризис вакытында төп коткраучы булганын күрсәтә.

Узган атнада инде банк системасы упкынга барган Исландия өчен 2 миллиард доллар акча биреләчәге әйтелде. 30 ел өчендә Халыкара валюта фондының бу беренче тапкыр Көнбатышка кредит бирүе.

Хәзер исә Маҗарстанга кредит бирү турында килешенә. Шулай ук Беларус белән Пакыстан да халыкара валюта фонды белән сөйләшүләр алып бара.

Күп кенә илләр кредит алып эшләрен җайларга өметләнсә дә, дөньядагы икътисади кризис якын тирәдә генә бетәргә ошамаган.

Ял көннәреннән соң, Азиянең фонд базарларының төшүе кабат яңа шомлануларга сәбәп булды. Япония премьер-министры Таро Асо Токиода журналистлар алдында чыгыш ясап:

“Без озак вакыт берәр чара күрмәсәк, фонд базарлары төшүе зур зыян салачак. Шуңа хәзер нәрсә эшли алабыз барысын да уйларга кирәк”, диде.

Әмма нидер уйлап табу авыр булуын һәркем аңлый. Чөнки Кушма Штатлар да, Европа да кризис белән көрәш максатыннан миллиард доллар акчалар бүлсә дә, фонд базары тотрыксыз булып кала.
XS
SM
MD
LG