Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә саклану министры урынбасары Ивановның һәм аның гаиләсенең милкен, хисапларын сак астына алган


Тимур Иванов
Тимур Иванов

Рәсми рәвештә Ивановны саклану министрлыгының төзелеш белән бәйле килешүләрен тормышка ашырганда канун бозуларда шикләнәләр. Әмма ФСБга якын ике чыганагына сылтама белән "Важные истории" Ивановны кулга алуларының чын сәбәбе — дәүләткә хыянәт, дип яза. Адвокаты моны ялган мәгълүмат ди.

Мәскәүдәге мәхкәмә ришвәт алуда шикләнелүче саклану министры урынбасары Тимур Ивановның банктагы хисапларын һәм мөлкәтен сак астына алган. Бу хакта 25 апрельгә каршы төндә тәртип саклау оешмаларына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Агентлык чыганагы әйтүенчә, Ивановның һәм аның туганнарының — хатынының, элекке хатыннары һәм биш баласының, шул исәптән тәрбиягә алган балаларының да мөлкәте сак астына алынган. Аларның ничә сумлык булуы әйтелми.

Русия саклану министры Сергей Шойгу Тимур Ивановны вазифасыннан читләштерү турында боерык имзалады.

Ивановны Мәскәүдәге мәхкәмә кичә, 24 апрельдә кулга алды. Ул аеруча зур күләмдә ришвәт алу турындагы җинаять эше нигезендә "Лефортово" тикшерү изоляторына ябылды. Тикшерү фаразынча, түрә "өченче затлар белән җинаятьчел сүз куешкан". Бу эштә өч шикләнелүче бар: Тимур Иванов, аның дусты Сергей Бородин һәм тагын бер ришвәт бирүче, аның исеме әлегә әйтелми.

ТАСС чыганагы мәгълүматынча, тикшерү Ивановны 2018-2023 елларда төрле хезмәтләр рәвешендә бер миллиард сумнан артык ришвәт алган дип саный. Иванов эшкуарларга отышлы эшләр биреп торган, ә моның өчен эшкуарлар аңа төрле хезмәтләр күрсәткән: өй салудан башлап, аңа кирәкле төрле әйберләрнең акчасын түләгәннәр диелә.

Рәсми рәвештә Ивановны саклану министрлыгының төзелеш белән бәйле килешүләрен тормышка ашырганда канун бозуларда шикләнәләр. Әмма ФСБга якын ике чыганагына сылтама белән "Важные истории" Ивановны кулга алуларының чын сәбәбе — дәүләткә хыянәт, дип яза.

"Ришвәтчелек өчен аны беркем дә тоткарламас иде. Бу хакта Кремльдә күптән бөтенесе белә иде. Путин сүз нәкъ менә дәүләткә хыянәт турында баруына инанганнан соң фәрман биргән", дип сөйли басма чыганагы.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "бу темага теләсә нинди фикер йөртүләр спекуляция" диде. Ивановның адвокаты аны дәүләткә хыянәттә гаепләүләре турындагы мәгълүматны ялган дип белдерде.

  • 2022 елның декабрендә Коррупциягә каршы көрәш фонды Иванов турында тикшерү чыгарган иде. Анда түрәнең кыйбатлы күчемсез милке, яхталары һәм Сан-Тропеда дистәләгән мең еврога ял итүе турында сөйләнде. Шулай ук тикшеренү уздыручылар сугыш башлангач урынбасарның хатыны - Светлана Иванова Парижга киткән, анда шәһәрнең иң кыйбатлы кунакханәләренең берсендә яшәгән, дип белдерде. Шулай ук ул дистәләгән мең еврога алыш-биреш ясаган, русияләр өчен чикләр рәсми ябылган булса да, Лондонга улы янына барган һәм кире Парижга кайткан диелде.
  • 2023 елның маенда Иванов турындагы тикшеренүен "Досье" үзәге дә чыгарды.
  • Русия саклану министры Сергей Шойгуның урынбасары Тимур Иванов Русия хәрбиләре басып алган Мариупольне төзекләндерү эшләре өчен киткән чыгымнарны берничә тапкырга арттырып күрсәтеп, үз кесәсенә акча эшли, дип белдерде тикшеренүчеләр.
  • Алар әйтүенчә, Русия хәрбиләре җимергән Мариупольдә барлык төзелеш эшләрен дә Тимур Ивановка якын булган "Олимпситистрой" алып бара. Ивановның акча эшләү ысулы шуннан гыйбарәт: ул саклану министрлыгы объектларын төзү чыгымнарын кимендә өч тапкыр арттырып күрсәтә, диелә. "Досье" чыганаклары әйтүенчә, "Олимпситистрой" Мариупольдә бюджетның дистәләгән миллиард сум акчасын үзләштергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG