Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Хәзинә“ дә татарча “Хәзинә” күрсәтелде


“Алтын Мөнбәр” фестивале тәмамланды. Берничә көнгә сузылган бу чара халыкның игътибарын үзенә җәлеп итте.

Фильмнар өч җирдә: “Пирамида”да, “Сувар-Плаза”да һәм “Корстон”да күрсәтелде. Тик Казан Кирмәнендә урнашкан “Хәзинә” милли күргәзмәләр залында конкурстан тыш булган фильмнар күрсәтелде.

Кремльдә урнашкан “Хәзинә” музей-галереясында дүрт режиссер үзләренең кыска метражлы фильмнарын күрсәттеләр. Башта режиссеры Антон Волков төшергән “Көчләүне туктатыгыз” дигән 3 минутлык реклама, шулай ук Салават Юзеевның 20 минутлык “Татар театрына100 ел” һәм “121” дигән фильмнары күрсәтелде.

“121” исемле фильм тамашачылар тарафыннан аеруча уңай бәяләнде. Эчтәлеге шуннан гыйбарәт: татар халкының борынгы Тукае бүгенге заманча күзлектән чыгып карала. Тукайны үткән һәм киләчәк заманга куялар. Фильмда Тукайның якын дусты булган, “Болгар” кунакханәсендә (хәзер инде аның урынында бары хәрабәләр генә калган) күрше бүлмәдә торган Фатих Әмирханның, шулай ук шагыйрьнең кумиры булган Александр Пушкин һәм Тукай гашыйк булып йөргән Зәйтүнә дә үз истәлекләре белән бүлешәләр. Шунысы сөендерә: “Болгар” кунакханәсенең соңгы еллардагы кыяфәте һичьюгы бу фильмда үз урынын тапкан.

Иң үзенчәлеклесе һәм иң кызыклысы Вильсур Булгаковның “Шүрәле” анимациясе иде. Бу проект өстендә төркем 2 ел шөгыльләнгән. Шүрәле образы да башка төрле: кечерәк буйлы, яшел төстә, егетләргә хас тышкы кыяфәт. Кыскасы, чибәр, заманча Шүрәле! Анимациягә килгәндә, Тукай идеясе ничек бар, шулай бирелгән.

Һәм, ниһаять! Режиссеры Нәргиз Нуриева булган татар телендәге “Нәгыймә” фильмы. Тик аның исеме “Мәктәп дуслары” дип үзгәртелгән иде.

Мөселман кызы Нәгыймә язмышы турында бу фильмны Казанның төрле урыннарында: Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар йортында, дүртенче номерлы бала тудыру йортында, Дзержинский, Чистай һәм Декабристлар урамында төшерәләр.

Фильм психологиягә нигезләнеп куела. Шуңа күрә актерларны сайлауга күп игътибар ителә. Тинчурин исемендәге театр актрисасы Айгөл Әхмәтова төп героиняны (Нәгыймә), ә Искәндәр Сираҗи төп геройны (Илһам Шакирович) уйный. Шулай ук Римма Фәхретдинова (Айсылу), Алисә Лядова (Лина), Радик Нургаев та катнаша.
Операторы Әмир Золондинов.

Эчтәлек түбәндәгедән гыйбәрәт: мәктәп елларында дус булып йөргән ике кыз (берсе мөселман, ә икенчесе урыс кызы) очраклы рәвештә автобуста очрашалар. Нәгыймә дус кызына үзендә яшәргә тәкъдим ясый, аны, төп герой, үз укучысына (Ислам дәресләре укыта) сәркатиб итеп эшкә урнаштыра. Ахырдан билгеле булганча, ул кызнын үткәне бик үк әйбәт булмый. Шуның нәтиҗәсендә ул хуҗасыннан акча урлый, дус “бандит”ы Нәгыймәнең паспортын урлап, аның исеменә кредит ала.

Тик Нәгыймәнең изге җанлы булуы шунда күренә: дус кызының баласы булуы ачыклана. Кызын тапканнан соң, ул аны балалар йортында калдырып китә. Нәгыймә дустының кызын табып, аны өенә алып кайта. Соңыннан исә, Нәгыймә сөйгән кешесе (укучысы Илһам Шакирович) белән, ә дусты үз кызы белән кала.

“Татарча төшерелгән бу фильм яхшы тәэсир калдырды. Бар икән, татарның да үз телендә төшерелгән фильм күрер көннәре. Тик барыбер әле эшлисе эшләр күп. Хисләр җыелмасын тамашачыга җиткерү, эзлеклелек җитеп бетми”, дип сөенүе белән уртаклашты янәшәдә утырган тамашачы ханым.
XS
SM
MD
LG