Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитка мохтарияте бинасына ЛДПР керә


Мөслимә Шәфыйк Магниткадагы "Ватан" радиотапшыруында еш чыгыш ясый.
Мөслимә Шәфыйк Магниткадагы "Ватан" радиотапшыруында еш чыгыш ясый.

Магнитогорск шәһәрендәге татар иҗтимагый хәрәкәте бинасыннан чыгарылган.

"Хрущевка" йорт подвалындагы татар үзәгендә даими эш хөкем сөргән. Шунда чәй эчү, аралашу, намаз уку, концертларга әзерләнү мөмкинлеге булган ихатаның аренда һәм коммуналь чыгымнарын җирле татар милли-мәдни мохтарияте каплый алмаган.

Татарлар җиренә ЛДПР керә

Бу турыда “Азатлык” радиосына шунда кызында кунак булып яшәүче казанлы Мөслимә Шәфыйк хәбәр итте. Ул бинага ЛДПР партиясенең җирле бүлекчәсе керергә җыенуын әйтә.

Бинасыз калсалар да

Шәһәрдә бинасыз калса да, татар милли үзәге үзенчә эшләп тора. Аларга халыкара дуслык динасында бүлмә бирелгән. “Татар рухы” («Төп йорт») дигән газета да чыгарылудан туктамый. Аны татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Нургали Яруллин хәзер үз өендә чыгара.

“Ватан” радиога Мөслимә Шәфыйкне чакырган

1991 елдан бирле «Ватан» дигән радиотапшыру чыгып килә. Бу тапшыруның вакыты элек атнасына 25 минут булган, тик хәзер ул ун минутка гына калдырылган. Татарстан радиосында эшләп лаеклы ялга чыккан Мөслимә Шәфыйк сишәмбе көнне шунда чыгыш та ясады.

“Магнитогорски шәһәренең Татар мәдәни үзәге рәисе урынбасары булып Кадрия ханым Исхакова эшли. Ул радиода “Ватан” исемле тапшыру да ясый. Шунда татарча чыгыш ясыйм”, дип сөйли Мөслимә Шәфыйк.

Башкортстан якында гына

Магнитогорски каласында бүген 28 меңнән артык татар яши. Халык саны буенча алар биредә руслардан кала икенче урында. Шулай ук анда шактый башкорт бар икән. “Алар тагын да тыгызрак тупланып, үзара кичәләр ясап яши”, ди Мөслимә Шәфыйк.

Алар өчен һәр милли кичә ясау үзе бәйрәм икән. Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәре татарлары белән башкортларын шулай ук горурланып җәй көне ясалган Сабантуй бәйрәмен дә искә ала. Тик шәһәрдә татар балалары өчен милли мәктәпләр дә, балалар бакчалары да юк. Шулай ук татарча асылда өлкәннәр генә сөйләшә икән.

“Ә Башкортстан монда якында гына. Аннан шәһәргә күп яшьләр килә. Алар үзара башкортча сөйләшә. Башкортстан да аларга зур рухи һәм мәдәни ярдәмен күрсәтеп тора”, дип сөйли Шәфыйк.

XS
SM
MD
LG