Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси золым корбаннарын искә алалар


Сталин чоры фотосы. Советларның хөкем карары бар халыкныкы дип акланылган.
Сталин чоры фотосы. Советларның хөкем карары бар халыкныкы дип акланылган.

30 октябрь көне Русиядә Сәяси золым корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Бу нисбәттән Казандагы кырым татары ни диде?

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу уңаеннан Татарстан хөкүмәте мөрәҗәгатен таратты. “30 октябрьдә Россиядә бер гаепсез репрессияләнгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төрле лагерь һәм сөргеннәргә озатылган, үлемгә хөкем ителгән меңләгән кешеләрнең кайгы символына әверелгән Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә” диелә анда.


Бу фаҗигале вакыйгалар СССРДагы миллионлаган кешенең язмышына кагылган. Татарстанда алар истәлегенә 18 томнан торган Хәтер китабы дөнья күргән. Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә сәяси репрессияләрдән гаепсез зыян күргән кешеләргә һәйкәлләр ачылды. Казанның Архангель зиратында гранит стеллалар урнаштырылды, аларда репрессияләргә дучар ителгән 2500дән артык кешенең исеме уеп язылган. Пәнҗешәмбе көнне шул зиратта да кечкенә митинг узды.

Бүгенге көндә дә Татарстан Республикасында реабилитацияләнгән һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән 6500 кеше яши. Араларында кырым татарлары да бар.

Сталин золым хөкем сөргән җитәкләгән елларда СССРда миллионнарча кеше корбан булган. Тулы халыклар да корбан булган. Әйтик кырым татарлары, чеченнар, ингуш, балкар, карачай, калмык, идел буе алманнары халыклары туган иленнән сөрелгән. Кырым татарлары вәкиле Мәрүфә Исламова Казанда шул турыда чыгыш ясады.

Черек күлдәге "Кичер" исемле золым корбаннарына салынган һәйкәл янында ул кырым татарлары фаҗигасен искә төшерде. Азатлык хәбәрчесенә: “Мин Кырымда туып үстем. Аннары безне Үзбәкстанга сөрделәр. Соңыннан мин Казанга кайтып төпләндем. Бүгенге яшьләргә, Сталинның безнең халыкны рәнҗетүен әйтергә телим. Шулай ук истән чыгармагыз: аерым кеше гаепле, сатлык була ала. Әмма тулы бер халыкка нахак ташларгы ярамый”, диде Мәрүфә Исламова.

XS
SM
MD
LG