Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи Мәскәүдә


Либия башлыгы Мугаммәр Каддафинең 3 көнлек рәсми Русия сәфәре Мәскәүдә башланды.


Либия башлыгы Мугаммәр Каддафи бүген 3 көнлек рәсми сәфәрен Мәскәүдә башлап җибәрде. Советләр таркалганнар бирле Каддафинең бу Русиягә ясаган беренче сәфәре. Ул Русиягә тәүге тапкыр 1985 елда килгән иде. Аның Русиягә булган бу эшлекле сәфәре вакытында күбрәк энергия һәм хәрби сәүдә турында сөйләшүләр булыр дип фаразлана.


Каддафи соңгы вакытта көнбатыш белән мөнәсәбәтләрен шактый яхшыртты. Либия атом программасыннан баш тартуын игълан иткәннән соң, БМО тарафыннан кертелгән чикләүләр бетерелгән иде.

Каддафи элек террорчылар оясы дип саналган Либиянең дөньядагы имиджын сонгы вакытта шактый үзгәртеп, Либияне террор куркынычы янаган илләр исемлегеннән чыгарды.

12 ел дәвам иткән чикләрдән соң Либия, дөньяга ачылу сәясәте алып бара һәм үзен үзгәртергә тели. Каддафи шул уңайдан Европа Берлеге һәм аңа җитәкчелек иткән Франциягә белән мөнәсәбәтләрен яхшыртып, хезмәттәшлек итә башлады. Ләкин бу үзгәрешләргә карамастан, АКШ Либия белән әле якынаерга ашыкымый. Шул уңайдан, белгечләр АКШтан яклау таба алмаган Либия хәзер Русия белән якынаерга тели дигән фаразлар бар.

Әлеге фаразларны көчләндереп Либиянен үзенең Бингази портында Русия хәрби флоты ныгытмасын урнаштыру турында тәкъдим ясыячак, диелә. Бу фараз бүген Русиянең көндәлек "Коммерсант" газетасында дөнья күрде.


Рәсми Кремль,Русия премьеры Путиннын апрель аенда Либиядә имзаланган килешүне тормышка ашыру өчен чаралар күреләчәген белдерде. Путин, Либиянең Советларга булган бурычын, хәрби өлкәдә сәүдә итү бәрәбәренә сызып ташларга килешкән иде.

Рәсми Кремль, бу килешүне чын мәгънәсендә гамәлгә ашуру белән ике ил арасында хезмәттәшлек яңа бер дәрәҗәгә җитәчәге белдерелә. Хәзерге көндә ике ил арасында хезмәттәшлек якынча 230 миллион доллар күләмендә. Ләкин Кремль моның аз булуын белдерде.

Рәсми Кремль, ике ил арасында энергия хезмәттәшлеге мәсьәләсендә алда зур мөмкинчелекләр торуын әйтте.
Шулай итеп Либан ил башының Русия сәфәре вакытында Газпром белән Либия арасында энергия өлкәсендәге яңа килешүгә кул куелыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG