Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан башлыгы Таулы Карабах очрашуына килде


Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Әрмәнстан башлыгы Серж Саргисян белән очрашыр өчен, бүген Мәскәүгә килде.

2 нояберьдә, ике президентның Русия арадашчылыгында Мәскәүдә оештырылган рәсми сөйләшүе үтәргә тиеш. Очрашуда сүз “туңдырылган” Таулы Карабах низагын чишү юллары турында барачак.

Бу очрашудан соң Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан президентларының Русия башлыгы Дмитрий Медведев белән күрешүләре дә планлаштырылган.

Таулы Карабах мәсьәләсендәге беренче киңәшләшүне бу илләрнең тышкы эшләр министрлары үткәрде инде.
Бу Саргисян белән Алиевның икенче очрашуы булачак. Беренче тапкыр алар Петербурда, рәсми булмаган БДБ саммиты вакытында күреште.
XS
SM
MD
LG