Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллының Русиядәге урыны


Чаллыда бүгенге көндә 506 мең чамасы кеше яши.

Шушы халык саны буенча Татарстанның икенче каласы Русиядә 32 урында тора. Чаллы моның белән Әстрахан, Смоленски, Архангел, Каленинград, Мурмански, Брянски кебек өлкәләрнең Баш калаларын узып китә. Русиядә миллион кешеле шәһәрләр 11.

Мәскәүдә 11 миллион 400 мең кеше яшәп, ул беренче урында торса, Казан 1 миллион 400 мең халкы белән 8 урында. Чаллыда 1 мең кешегә 198 автомобиль туры килә. Бу күрсәткеч буенча Чаллы Русиядә 44 урында тора. 1 мең кешегә 209 автомобиль белән Казан 35 урында. Беренчедә Владивосток. Монда һәр 1000 кешедә 566 машина. Шуның 88% чит илнеке. Чаллыда чит ил машиналары 23% кына. Юл куркынычсызлыгы буенча Мәскәү беренче урында. Чаллы 23тә.

Узган ел инвестеция җәлеп итү буенча шәһәр 40 урында булса, быел 27 урынга күтәрелә. Олимпиадага әзерләнүче Сочи беренче сызыкта. Куркыныч шәһәрләр исемлегенә Чаллы эләкмәгән. Монда Сургут, Төмән, Пермь кебек калалар алда бара. Социологлар җәмәгать урыннарында бәдрәфләрнең булу, булмавы да шәһәр дәрәҗәсенә йогынты ясый дип саныйлар һәм борынгы Римда аларның 114 данә булуын искәртәләр. Ләкин Чаллыныкын күрсәтмиләр. Чөнки алар юк дәрәҗәсендә.

XS
SM
MD
LG