Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хафизлары ярышы Татарстанда


Халыкны чакыру өчен, Татарстан башкаласы буйлап урысча игъланнар эленгән.
Халыкны чакыру өчен, Татарстан башкаласы буйлап урысча игъланнар эленгән.

Татарстан башкаласы Бөтенрусия Коръән-хафизлар ярышын урысча игъланнар белән каршы алды.

Казанда Бөтенрусия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе бара. Аның җиңүчеләре бүген кичкә таба билгеле була.

Оештыручылар разый: Алар бу бәйгене, Русиядәге иң мәртәбәле дини ярышларның берсе дип тә саный. Бәйге икенче генә тапкыр уздырылса да, халык арасында танылды, дип уйлыйлар.

Халыкны чакыру өчен, Татарстан башкаласы буйлап урысча игъланнар эленгән. Зур брезент комачлары да, шәһәр үзәгендәге багана саен эленгән А-3 форматлы кәгазьләре дә шуны сөйли. Монда хөкүмәт тә, диният тә урыстелле җәмгыять теләген төгәл үтәргә күнеккән. Хәер, искәрмә дә бар: "Ватаным Татарстан" газетасы игъланны тәрҗемә итеп татарча биргән.

"Ватаным Татарстан" газетасы игъланны тәрҗемә итеп биргән.

Ярыш китапны иң матур һәм дөрес итеп укый алучыларны ачыклый. Ул Русия Ислам университеты оешуга 10 тулуга да багышланган. Анда егетләр һәм малайлар катнаша. Хатын-кызлар исә бәйгедән тыш программада катнаша.

Катнашучылар арасында Русиянең Ульяновски, Иваново, Самара, Төмән, Чиләбе, Дагыстан, Башкортстан, Мари Иле кебек төбәкләреннән һәм Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан кебек “Русиягә бәйле” фәкыйрь илләрдән дә катнашучылар бар. Татар-башкорт төбәкләреннән дини татарлар да килгән, читтән килеп шунда төпләнгән таҗиклар да бар.

Коръәнне тулысынча яттан белүче хафизлар кебек сирәк очраучы белгечләр ярышы бәйгенең йөзек кашы булачак. Шулай ук өчтән берен, 30 нчы парәсен яттан уку ярышлары да була.

XS
SM
MD
LG