Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президентын сайлауда Обама алда бара


Вашингтон - Кушма Штатлардан килгән беренчел мәгълүматларга караганда, президентлык өчен көрәштә демократлар намзәте Барак Обама алда бара.

Американ мәгълүмат чаралары экзит-полл нәтиҗәләренә таянып, Обаманың Оһайо һәм Пенсильвания кебек хәлиткеч штатларда алда баруын хәбәр итә. Төньяк һәм төньяк-көнбатыш штатларда сайлаучыларның күбесе аңа тавыш биргән.

Обаманың республикан көндәше Джон Маккейн Җорҗия, Кентакки, Теннеси, Оклаһома штатларында алда бара.

Беренчел нәтиҗәләргә күрә, Обама 200-дән артык ара-сайлаучының тавышын казанган, Маккейн – 130-дән артык.

Президент булып сайлану өчен кимендә 270 тавыш кирәк.

Демократлар, шулай ук, Конгрессның ике пулатында да күпчелекне алыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG