Accessibility links

Кайнар хәбәр

1947 ел. Татар яшьләре Сталинга каршы баш күтәрә. IVтапшыру


“Безнең оешма Сталинны төшерәчәк, халыкка рәхәт тормыш бирербез” дип сөйләшә идек

1947 елда, тарихта халыклар атасы дигән атама белән кереп калган Йосиф Сталинга каршы оештырылган татар яшьләре оешмасы язмышыбелән таныштыруны дәвам итәбез. “Ленин юлынна” дип аталган бу оешманы төзүче Луиз абый Хафизов, Шәех абый Зәбиров, алдагы язмаларда, берничәкорал белән Сталинга каршы чыгарга ниятләгәннәре хакында сөйләде, оешманы төзү тарихы белән таныштырды һәм НКВД тарафыннан кулга алынулары хакында хәтирәләре белән бүлеште.

Ә хәзер, бу вакыйгалар эчендә әүзем-актив катнашкан тагын бер кеше–Ратмил Зыятдинов хәтирәләре белән таныштырабыз.

Ратмил абый бүгенге көндә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә яши. Ә хәтирәлере исә 1992 елда Шәех абый Зәбиров тарафыннан тасмага язып алынган. Ратмил абый “Ленин юлыннан” оешмасы лидерларының берсе була. Ул Луиз абый белән Сталинга каршы листовкалар язып,аларны таратучы. Ратмил абый тумышы белән Сарабикколдан булмаса да, бу авылда балалар йортында тәрбияләнә.

Икенче дөнья сугышыннан соң, ачлык вакытында, Сарабиккол авылында балалар йортында тәрбияләнгән Ратмил Зыятдиновны “Ленин юлыннан” оешмасына яшь идеолог Луиз Хафизов чакыра.

Ратмил Зыятдинов. Менә, безнең бер оешма бар, шунда кешеләр җитми, син дә кирәк анда, ди Луиз Хафизов. Мин булдыралырмын микән, нинди оешма соң ул, дип сорадым. Ул оешманың берсе көнгә җыелышын уздырабыз, шунда кил, диде. Мин ул җыелышка бардым, анда бер 5-6 кеше бар иде инде. Мине анда сәркәтиб итеп сайладылар. Луиз, соңыннан ярдәмчем итәм, дип тә әйтте.

Ул оешманың төп асылы, Сталинга каршы иде. Сталин Ленин линиясен дөрес алып бармый дип, аңлаттылар. Мин риза булдым бу оешмада катнашырга. Шулай иттереп әзерләнә башладык.

Рәфис Җәмдихан. Ратмил Зыятдинов, оешмага йөреп кенә калмый, ә Луиз Хафизов белән Сталинга каршы листовкалар язырга тотына. Ул чакларны менә ничек искә ала ул,

Ратмил Зыятдинов. Луиз безгә, листокаларда ничек итеп язарга, нәрсә язарга кирәклеге хакында юнәлешен бирде. Шулай итеп, без ул листовкаларны яздык. Мин үз кулым белән 27 күчермәсен әзерләдем. Ул листовка дигәннәре дә, хәзерге кебек ак кәгазьдә түгел иде, ә сары кәгазьдә. Каян тапкандыр инде ул кәгазьләрне Луиз. Ул бит бөтен материалларны таба иде. Луиз үзе 50 ләп листовка күчермәчсен әзерләгән. 1947 елның май аенда таратырга тиеш идек. Сарабикколда гына түгел, ә күрше авылларда да. Күрше авылларга, без ул вакытта концерт куеп йөрдек, шул вакыт листовкаларны да таратырга тиеш идек. Ә концертлар булмый калды. Шулай көтә-көтә июнь ае җитте. Луиз әйтә, әйдә күрше авылларга булмаса да, Сарабикколда таратабыз ди. Бер кичтә без 100 дән артык листовка ябыштырып чыктык.

Бу листовкаларның мәзәк хәлләре дә бар. Безне кулга алгачтын да, листовкалар гел очрап торган. Бригалдирлар, ул листовкаларның язылмаган икенче ягына нәрәт язып йөргәннәр.

Бу оешмада йөреп, листовкалар таратуның азагы, ул вакытта һич тә башка керми торган иде. Мин белә идем, чынлап та Сталинга каршы барганлыгыбызны. “Безнең оешма Сталинны төшерәчәк, халыкка рәхәт тормыш бирербез” дип сөйләшә идек.

Рәфис Җәмдихан. Әмма бу татар балары Сталинны төшерә дә алмый, халыкка рәхәт тормыш та күрсәтеп өлгерәлми. Аларны листовка таратканның икенче көнендә үк кулга алалар. Ратмил Зыятдинов, кулга алынганнан соң, сорау алу хәтирәләрен яңарта.

Ратмил Зыятдинов. Мине Казанга алып киттеләр. Анда КПЗ дигән җирдә тоттылар. Ятырга ярамый, утырып торырга ярамый. Карават диварга бәйләп куелган. Даими сорау алуга чакыралар. Ашатмадылар, кыйнадылар. Камерасы таш, ике-өч кеше сыярлык кына. Параша дигәненнән сасы ис килеп тора.

Ә тирә-якта, авылда да, безне “халык дошманнары”дип игълан иттеләр.

Бер сорау алу вакыты истә калган. Бүлмәгә алып керделәр, анда Луиз утыра. Мәскәүдән килгән тикшерүче Луизны озак тотмады, сакчыларга алып китәргә кушты. Миннән дә шул ук әйберне сорыйлар: кем оештырды, кем башлап йөрде, ниятегез нинди иде? Мин, безнең теләк, хакимиятне җимереп ташлап, халыкка иркен-рәхәт тормыш бирү, дип җавап бирдем. Миннән, ике ай эчендә 6-7 мәртәбә сорау алдылар. Кыйнап та карадылар, үгетләп тә карадылар. Аннары камерада чит кеше утыртып, сөйләндереп тә карадылар. Мин белгәнемне сөйләп бардым. Ә белмәгән,күрмәгән чит оештыручына мин каян алып әйтим инде?!

Рәфис Җәмдихан. Ратмил Зыятдинов, бу хәлләрдән исән кала. Әмма үзе исән калса да, авыл халкы бу вакыйганы онытмый. Чөнки, Сталинга каршы баш күтәрүдән соң, авылдагы, хәтта райондагы барлык түрәләрне дә, җитәкчеләрне дә эштән алалар. “Ленин юлыннан” оешмасын төзүчеләрнең берсе Шәех абый Зәбиров, хәтта авылдагы бригадирларны да алыштырдылар ди.

Тагын бер вакыйга. “Ленин юлыннан ”оешмасы активистлары кулга алынганнан соң, түрәләр мәктәп белән балалар йортын кырып-кырып юдырталар. Имеш, сәяси пычраклыктан чистарттыралар. Укытучыларны, мәктәпкә бер тәүлеккә ябып куеп, мәктәп чистарттыру, соңыннан бик күпләрнең, шул исәптән укытучыларның да эштән алынуы, яшерен оешма кешеләрнә карата нәфрәт уята. Шул хакта Ратмил Зыятдинов сөйли:

Ратмил Зыятдинов. Сарабикколның кешеләре миңа: “Әй балам, балам, шул хәтле начарлыклар эшләдең бит син,”- дип әйттеләр. Мин аларга: “Әй туган, мин бит сезнең өчен, сез хәерче булып яшәмәвегез өчен көрәштем. Мин начарлык эшләмәдем!”- дип җавап бирдем.

Рәфис Җәмдихан. 1947 елда Сталинга каршы оешкан “Ленин юлыннан” оешмасы әгъзаләре әлегә кадәр ничек исән калуларына аптырыйлар. Ул чорда, Сталинга каршы бер кыек сүз булганы өчен дә атканда, халык боларның исән калуына ышанмый.

Ратмил Зыятдинов. Менә бүгенгә кадәр, безнең исән калу, миңа тыбшмак булып калды инде. Ничек безне исән калдырдылар икән…

Хәтерлисезме, бер малай урамга чыгып, кар эстенә сидеге белән “Сталин” дип яза. Аны бит шуның өчен дә аталар. Андый хәлләр Сталин репрессиясе вакытында күп булды бит. Безне бит район үзәге - Шөгернеке генә түгел, Казан, хәтта Мәскәү тикшерүчеләре сорау алды. Әллә Сталинның үзенә икенче төрле мәгълүмат җиткерделәр микән? Югыйсә, безне мәхкәмә аша уздырмыйча, чыгарып җибәрмәсләр иде. Ә бит халык, аларны аталар икән, юк атмыйлар, ә район үзәгендә җыеп асалар икән, дип сөйли иде. Әле бит, иреккә чыккач та, ничә көнгә, ничә айга чыгардылар сезне, дип аптыраталар иде.

Рәфис Җәмдихан. Әмма тарих моның белән генә бетми. Яшерен оешманың җитәкчесе Луиз Хафизовны Мәсәкәүдә Сталинга охшаган кеше белән күрештерәләр.

Луиз Хафизов. Бүлмәгә килеп керде бер кеше. Июль ае бит инде, шундый нык эсселек тора. Ә аның аягында киез итек, өстендә сырлы зур свитер, кулында кәгазь. Миңа: “Это ты писал, мальчик?” диде ул. Ә мин куркуымнан берни дәшәлмим. “За что ты ненавидишь Советскую власть?” дип сорады бу кеше. Мин яңадан бер сүздә әйтмәдем. “Ладно, ты будешь учиться, выростешь - поймешь” диде дә, чыгып китте.

Рәфис Җәмдихан. “Будешь учиться” дигәннәре исә, Луиз абыйга гомерлек яра булып кала. Бу хакта алдагы язмаларда тулырак тукталырбыз.

XS
SM
MD
LG