Accessibility links

Кайнар хәбәр

1947 ел. Татар яшьләре Сталинга каршы баш күтәрә. VI тапшыру


Безнең дөреслек сөйлисе килә иде. Алайса укытучылар алдыйлар, директор алдый, персидәтел сельсовета алдый, персидәтел колхоза алдый, бригадир хәтта алдап йөри. Менә шуларның бапрсында безнең разоблачать итәсе килә иде.

1947 елда, СССР дип аталган илдә, Сталин үзе исән чакта, әле ил белән идарә итеп торган вакытта, гади бер татар авылында, гади татар яшьләре Сталинның үзенә каршы оешма оештырып, яшерен генә хәрәкәт итә башлыйлар. Авылда, Сталинга каршы, ягъни Йосиф Виссарионович дөрес сәясәт алып бармый, сугыш беткәнгә ике ел, ә халык һаман ач, дип, листовкалар тараталар. Берничә кораллары була. Үзенчәлекле система төзиләр... Һәм озакламый алар кулга алына. Алдагы язмаларда бу оешманың лидеры Луиз абый Хафизов хәтирәләрен, оешманы оештыручыларның берсе Шәех абый Зәбиров, шулай ук Ратмил Зыятдинов хәтирәләрен ишеттегез.

Бүген исә, 1947 елдан согы вакыйгалардан соң, оешма лештыручыларның аларның язмышлары хакында хәтирәләр ишетерсез. Луиз абый Хафизов әле исән чакта, Шәех абый Зәбиров белән бергә утырып, искә алдылар бу хәлләрне.

Рәфис Җәмдихан. 1947 елда менә шундый вакыйгалар эчендә кайнадыгыз, аннары, гомер буе бер-берегез белән аралшу тыелды. Шулай да, менә совет чорында, 60-70 елларда диик, сез бу системага ничек карадыгыз?

Луиз Хафизов. Мин ул хакимиятне күрәлмәдем. Халыкны талаган өчен күрәлмәдем. Хрущев заманында да үзгәрмәде.

Шәех Зәбиров. Мин Луиз белән килешәм. Шуңа күрә бит көрәшкә китек. Халык ач, ярлы яшәде. Хрущев чорында бит без студент булдык. Ипиебез юк иде. Чират торып бер буханка ипи өчен көрәшә идек. Кибетләр буш булды, әйберләр юк иде. Акчаң булса да бернәрсә дә алалмый идең. Акчасы да юк иде.

Луиз Хафизов. 1947 елдан бирле, менә Совет властен куып таратканчы бернәрсә үзгәрмәде. Халыкны талау барды. Нәрсә генә ул коммунистлар уйлап чыгармыйлар иде, халыкны талар өчен. (Луиз абый гомере буе хәрби булса да, компартиягә кермәгән – автор.)

Шәех Зәбиров. Минем тагын өстисе килә. Менә хәзер тормыш үзгәрде дибез. Үзгәрде, ләкин ул байларга һәм ярлыларга бүленде. Гади халык барыбер ярлы калды. Хәзер халык иң авыо вакытлар кичерә. Безнең дәүләтебез шуны аңларга теләми.

Луиз Хафизов. Юк, юк. Хәзер москировка гына үзгәрде. Элек Совет хакимияте исеме астына яшеренәләр иде, ә хәзер имеш Русия Федерациясе, бөтен халык дәүләте...

Шәех Зәбиров. Ләкин анда байлар. Барсын да байлар хәл итә.

Луиз Хафизов. Син тоже дөрес сөйләмисең. Бүгенге миллионарлар, миллардерлар Совет хакимияте астында барлыкка килделәр. Аларга иреклек кирәк булганга, бөтен тормыш үзгәрде. Ә Совет хөкүмәте аларны аз булса да кыскалый иде. Шуның өчен алар Совет хакимиятен куып тараттылар да, хәзер үзләре идарә итәләр.

Шәех Зәбиров. Менә 1947 елда язылган безнеж лозунгта, листовкаларда, безнең байлыгыбыз чит илгә озатылда, ә ярлы халыкка ул эләкми, диелгән. Хәзер бөтен байлыкны чит илләргә озатып бетерәләр инде. Русия ничек яшәр, белмим.

Луиз Хафизов. Сущность, эчтәлек үзгәрмәде. Элек бөтен милек партия-дәүләт номенклатурасы кулында иде. Нәкъ менә алар расында миллионерлар, миллиардерлар барлыкка килде. Менә аларга ирекле яшәр өчен, Совет хакимияте комачаулый башлагач, алар Совет хакимиятен куып тараттылар да, хәзер бөтен милек, байлык ачыктан-ачык алар кулына күчте. Ә элек яшерен алар кулында иде. Менә бөтен аермалык шунда гына. Хәзер ачыктан-ачык алар кулында, элек яшерен иде.

Рәфис Җәмдихан. Луиз абый, Шәех абый, барыбер ниндидер сер булып кала, ничек сез 1947 ел вакыйгаларыннан соң исән калдыгыз? Менә Воронежны искә алдыгыз, анда базарда әйбер юк дигән язу өчен генә дә, баларны атканнар. Сез ничек исән калдыгыз?

Луиз Хафизов. Минем исәп буенча, Мәскәгә алып барып күрештергән теге бабай безнеисән калдырды. Ул бит миңа: “Ты будешь учиться, выростешь – поймешь,” – дип әйтте. Минемчә, бөтен хикмәт шунда иде.

Шәех Зәбиров. Шулайдыр ул, шулайдыр. Алай булмаса, министр үз кулым белән атып үтерер идем димәс иде.

Рәфис Җәмдихан. Үкенәсезме менә ул вакыйгалар өчен?

Луиз Хафизов. Юк!

Рәфис Җәмдихан. Ә менә 60-80 елларда, гомер иткәндә, үкенү тумадымы?

Луиз Хафизов. Юк!

Шәех Зәбиров. Мин бит барсын да кичердем. Үз тормышым буенча бардым. Ләкин КГБ кешеләре гомер буе безне күзәттеләр. Кайсыбыз ни белән шөгылләнә, барсыны да белеп, күзәтеп тордылар. Без бит, оешма төзегәндә, һәрберебез бишәр кеше оештырыга тиеш идек. Авылдан чыгып укырга киткәч тә. 1947 елдан соң, урта мәктәптә укыганда, КГБ кешеләре килә иде дә, мине авылга алып кайталар иде. Кайтканда сораштырып кайталар, кайдан корал эзләдегез, кая яшердегез, дип. Әллә каян, әйләнчек юллар, урманнар аша алып кайталар да, һаман сораштыралар. Гел бер нәрсәне сорыйлар иде, кем сезне өйрәтте?! Аннан соң, без тагы да берәр нәрсә эшләмәсен өчен диеп, гел безнең арттан йөрделәр

Менә тагын бер кызк ягы. Мин урта мәктәптә укыганда, район үзәгендә – Шөгердә район гәзитенең редакторын алыштырдылар. Ә мин шунда укыйм бит инде. Яңа редакторның хатыны бездә татар теле укыта башлады. Шул укытучы һәр көнне килә дә миңа: “Абыең синнән мәкалә сорый, син район гәазетасына мәкалә язып бирә әле,”- ди. Менә монда да контроллек иде бу. Кемдер элемтәдә тора, кемдер тикшерә.

Менә шулай гомер барды. Редакциядә эшләгәндә дә, аннан соң да, халыкның бик күп зарлы хатлары килә. Хәзер аеруча да. Менә шуның өчен искә төшерәм: теге вакытта башланган эш, халыкны якларга омтылу, тикшерүчеләр әйткәнчә, системаны әлләни җимерә алмасак та, күңелдә һаман да ярсыган, әрнегән хис уята. Хрущев заманында да, аннан соң да, нинди генә чаралар, реформалар уздырмадылар, халыкка файдага барып чыкмады.

Луиз Хафизов. Менә мин хезмәт иткәндә, армиядә 6 нчы бүлек дигән нәрсә бар иде. Особистлар инде. Шуларның вәкиле, ел саен минем янга бер-ике мәртәбә килә иде, мин нрәсә белән шөгылләнәм, кемнәр белән аралашам, кемнәрне беләм, барын да сораштыра тора иде.

Рәфис Җәмдихан.Тагын шуны истә тотарга кирәк. 1947 елгы вакыйгалар юктан гына тумаган. Беренчедән, илдәге катлаулы социал вәзгыят, милли кимсетелү моңа сәбәпче булса, икенче сәбәп – авыл халкының характеры. Сарабиккол авылы гел башбирмәс авыл булып танылган. Төркиядә яшәүче татарлар бу авылны Әби авылы дип атый. Әйе, Төркиядә дә бу авылна беләләр һәм электән үк. 19 гасыр ахырында, милли-дини изүгә чыдый алмыйча, әлеге авыл халкының бер өлеше хәзерге төркия җиренә күченеп китә. Һәм анд алар Хилмия, Әфәндекүпресе, Корыһөек кебек авылларга нигез салалар. Моннан тыш, әлег авыл башбирмәс кешеләре белән данлыклы. Танылган галим, милләтче –теоретик Әгъдәс Борһанов, танылган сәясәтче Рәфгать Алтынбаев, Азатлык радиосында, әле Совет чорында ук эшләгән, Аяз Исхакый Хакимогълы– болар Сарабиккол балалары. “Ленин юлыннан” дип аталган оешма төзүче, безнен тапшыру каһарманнары да шушы башбирмәслек традициясен дәвам итүчеләр. Алар, СССР эчендә, татар каршылык хәрәкәтен дәвам иттерүчеләр һәм аның иң кискен формасын сайлап, иң авыр чорда, Сталин сәясәте аркасында 30 миллион кеше төрмәләрдә черегән вакытта каршылык күрсәтүчеләр. Алар бүген дә авызларын томалап тормыйлар. Уйлаганнарын, саллы гына җиткерә торалар.

Луиз абый, арыдыгыз, аңлыйм, соңгы соравым. 1947 елда татар яшьләренең яшерен оешмасын оештырып, Сталинга каршы көрәшкә чыкканда нәрсәгә өмет итә идегез? Ул Сталинны бәреп төшерүме, кораллы баш күтәрүме? Нинди өметләр белән оештырдыгыз сез аны?

Луиз Хафихов. Безнең дөреслек сөйлисе килә иде. Алайса укытучылар алдыйлар, директор алдый, персидәтел сельсовета алдый, персидәтел колхоза алдый, бригадир хәтта алдап йөри. Менә шуларның бапрсында безнең разоблачать итәсе килә иде. Что бы халыкны алдамасыннар. Ничек инде Сталинны бәреп төшерү? Кәнишне, андый уйлар да булгандыр инде малай-шалайда. Бөтен теләк шул, без ничек уйлыйбыз тормыш турында, барында халыкка җиткерү иде.

Рәфис Җәмдихан. Сталин үлгәч, ниндиерәк хисләр кичердегез? Хәтерлисезме ул вакыйганы?

Луиз Хафизов. Мин Сталин үлгәнне хәтерлим инде. Ул вакытта мин хәрби курсант идем. Мин карабин, штык белән почет караулында тордым. Һәм шунда торганым өчен үз-үземне күрәлмәгән идем.

Шәех Зәбиров. Минем студент чак иде ул. Мәскәүгә барып кабергә салганнарын күрәсем килгән иде.

Рәфис Җәмдихан. Шуның белән без, 1947 елда Сталинга каршы баш күтәрергә җыенган, шул максатта “Ленин юлыннан” дип аталган яшерен оешма оештырган шәхесләр хакында тапшырулар шәлкемен тәмамлыйбыз.

Тагын бер мәртәбә бу каһарманнарны искә алабыз. Фани дөньядан киткәннәрен дә, безнең арабызда матур тормыш көйләп, ил картлары булып йөрүчеләрен дә.

Луиз абый Хафизов, Шәех абый Зәбиров, Ратмил Зыятдинов, Әнәс Төхфәтуллин, Искәндәр Зәбиров... Алар утыздан артык.

Алар бу батырлык өчен медал-орденнар алмаган!

Алар бары тик халкы өчен йөрәкләре әрнеп, көрәшкә чыккан кешеләр!

Алар бу көрәш өчен гомер буе әзерлекләнгән кешеләр!

Алар бу батырлыклары белән шыпырнымыйча гомер иткән шәхесләр!

Алар хәзерге милләттәшләребездән чиксез хөрмәткә һәм олылауга лаек кешеләр!

Алар татар тарихында үз урыннарын алырга хаклы кешеләр!

XS
SM
MD
LG