Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли Мәҗлес таяныч эзли


Мәскәү милли республикаларга котычкыч басым ясый, бер кем дә бер нәрсә дә әйтми, хөкүмәт җитәкчеләре дә, сәяси, иҗтимагый оешмалар дә дәшми.

Зөһрә Айсина

26 октябрьдә, Казанда бик үзәнчәлекле бер җыелыш булды: Милли мәҗлес президиумының утырышы узды. Кемнәрдер, бу утырыш турында сессияме, корылтаймы дип тә сүзләр йөртте. Аның кайда үтәчәген кызыксынып, журналистлар шалтыратып, бер-берсенә сүз кушты. Ул үтеп киткәч, бары тик “Азатлык” радиосында гына оператив, чагыштырмача төгәл һәм тулы мәгълүмат чыкты. Хәзерге милли күтәрелеш вакытында, бик күп мәгълүмат чаралары, милли оешмалары булганда, нинди дә булса игътибарга лаеклы вакыйганың сирәк булуы,вакыйга турында җәмгыятнең белмәве аптырата. Бу турыда фикер алышып, белемнәр-гыйлемнәр биреп, сорауларга җавап биреп яшәргә кирәк.

Шуңа күрә “Азатлык” радиосы түгәрәк өстәл сөйләшүенә “Милли мәҗлес бүген” дигән теманы куйдык. Бу әңгәмәдә без Милли мәҗлес президиумының утырышында яңгыраган кайбер чыгышларны кулланырбыз. Тапшыруда Зөһрә Айсина, журналист Рәфис Җәмдихан катнаша.

Римзил Вәли. Менә шушы утырыш турында кызыксынып сорау бирүче, интервью алучы, документлар сораучы булдымы?

Зөһрә Айсина. Булмады. Татар журналистлары бу турында кызыксынмады. Ләкин бу хакта Русиянең “Независимая газеты”сы журналисты ничектер белеп, миңа шалтыратты. Татар журналистлары бүген бәйсезлек, мәгариф, тел мәсьәләсенә бик битараф. Аларның профессиональ осталыклары рус журналистларына караганда түбән.

Римзил Вәли. 1992 нче елда Милли мәҗлес дигән оешма оешты, аның җитәкчеләрен хәтерлим. Аннары аның ничектер читкә китеп эшләгәнен сизеп тордык. Нәрсә соң ул Милли мәҗлес дип сорасак, кешеләр мәҗлес дигән сүзне генә искә төшерә. Мин Надир Дәүләтнең “Милләт мәҗлес” дигән китабы буенча беләм, 1917-1918 еллардаМилли мәҗлес оеша, Казанда, Мәскәүдә, Петербурда милли корылтайлар уза. Ә бүген Милли мәҗлес ул - мөселман җыелышымы, Татар конгрессымы, Иҗтимагый үзәкме, яшьләр форумымы? Шундый җыелышлар истә кала, ләкин системалы, төгәл мәгълүмат юк.

Рәфис Җәмдихан. Башка милли чаралардан аермалы буларак, якшәмбедә узган утырышта матбугат әһелләре дә, кайнар сәяси нотык тоткан җәмәгать эшлеклеләре дә булмады. Фәүзия Бәйрәмова җитәкчелегендә узган утырышта, татар халкының хокукларын дөнья җәмәгатьчелеге дәрәҗәсендә яклау, халыкара кимәлгә күтәрү хакында сүз барды. Шул максаттан, президиум, 1992 елдагы Милли мәҗлес кануннарына яраклы рәвештә, Нәзарәтләрне яңадан торгызу турында карар кабул итте. Милли мәҗлес үзе татар халкы парламенты вазифасына дәгъваласа, нәзарәтләр исә аның башкарма идарәсе булырга тиеш, дип белдерелде әлеге җыенда.

Милли мәҗлес президиумы әгъзалары


Татар халкы Милли мәҗлесе 1917 елда ук оеша. Ул Идел – Урал дәүләтен игълан итеп өлгерә, әмма большевиклар тарафыннан куып таратыла.

1992 елда, татар милли хәрәкәтенең кайбер оешмалары тарафыннан яңадан Милли мәҗлес туплана һәм аны оештыручылар 1917 елдагы Мәҗлеснең дәвамчылары итеп күрсәтә. Ул вакытта Мәҗлес рәисе итеп Тәлгать Абдуллин сайлана. Ике елдан соң узган Корылтай Мәҗлес рәисе итеп Фәүзия Бәйрәмованы сайлый.

Соңрак, Милли мәҗлесне икешәр ел Айдар Хәлим һәм элекке мөфти Габдулла Галиулла җитәкләде. Соңгы елларда Милли мәҗлестә танылган мәгърифәтче Илдус Әмирхан рәислек итә.

Элегрәк милли Мәҗлес Татарстан парламенты урынына дәгъваласа, Фәүзия Бәйрәмова җитәкли башлагач, Милли мәҗлес татар халкының җирле үзидарә органнары – мәхәлләләр төзү өстендә эшли башлады. Милли мәҗлес иҗтимагый оешма буларак дәүләт органнарында теркәлми. Бу елларда Милли мәҗлес сәясәттән читтәрәк торды, аның эшчәнлеге күбрәк татар халкының милли үсеше платформасын эшләүгә күчте. Илдус Әмирхан шул максат белән, Татар Кануны, Гаилә кодексы, Милли мәгариф кануны кебек саллы мәгърифәти нигезнәмәләр булдырды. Алар Милли мәҗлес утырышларында расланды.

26 октябрьдә узган Милли мәҗлес президиумында Нәзарәткә сигез кеше сайланды. Шулай итеп, Милли мәҗлеснең башкарма идарәсен Казаннан Зөлфия Кадыйр, Госман Гомәр, Фәнзаман Баттал, Башкортостннан Кәрим Яушев, Төркиядән Иклил Корбан, Роза Корбан, Алманиядән Хәйретдин Гөләчйөз, Америкадан Вил Мирзаянов җитәкләячәк. Диссидент-галим Вил Мирзаянов баш нәзир дә булып торачак.

Моннан тыш, президиум утырышы Милли мәҗлес җитәкчелегенә дә үзгәрешләр кертте. Хәзер рәис булып торган Илдус Әмирхановның тагын бер урынбасары сайланды. Ул Чаллыдан Фаик Таҗи. Моңа кадәр Илдус Әмирханның бары тик бер генә урынбасары- Фәүзия Бәйрәмова гына бар иде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Милли мәҗлес рәисе Илдус Әмирхан, нәзарәт әгъзалары итеп яңа әгъзаләрне сайлау белән риза булмавын белдерде.

Президиум декабрь аенда Чаллыда Милли мәҗлеснең сессия утырышын уздыру турында карар кабул итте.

Милли Мәҗлес соңгы елларда зур-зур чаралар уздырмады, күбрәк идеологик эш алып барды. Сәясәттән иҗтимагый эшкә күчкән, милләт турында күпсанлы китаплар язган Фәүзия Бәйрәмова исә, Милли мәҗлеснең эшчәнлеген элекке хәлендә тергезү максатында актив эшли башлады.

Римзил Вәли
Римзил Вәли. Шушы хәбәр чыккач, мин уйлаган идем, бөтен дөньядан хатлар килер, милли җәмәгатьчелек шау-гөр килер дип. Әйдәгез, сөйләшик, бу бит милли тормышның бер кисәге. Зөһрә ханым, сез бит оештыручыларның берсе.

Зөһрә Айсина. Гомумән бүген халык сәясәттән читкәрәк китте. Без дә читкәрәк киткән кебек булдык. Ләкин алай түгел, Илдус Әмирхан безнең рәисебез. Ул Милли мәҗлеснең “Гаилә кодексын”, “Татарның яшәеш кодексын” эшләгән кеше.

Мәскәү милли республикаларга котычкыч басым ясый, бер кем дә, бер нәрсә дә әйтми, хөкүмәт җитәкчеләре, сәяси, иҗтимагый оешмалар дә дәшми. Бик күп уйланылды, бу хакта. Бүген корылтай җыюы бик авыр, акчабыз да, утыра торган урыныбыз да юк. Шуңа күрә президиумны гына җыерга булдык.

1992 елда кабул ителгән Милли мәҗлеснең программасы бар. Элек нәзарәт бар иде, аны Илгиз Бариев җитәкләде. Ул киткәннән соң үзгәрешләр булды, нәзарәт эшләвеннән туктады. Бүгенге көндә без аны яңа ясызлыкка чыгарырга уйладык. Читтә яшәгән татарлар бик актив. Нәзарәткә шул чит илләрдәге актив татарларны кертергә дигән карар кабул иттек. Нәзарәтнең башына сәясәтче, галим Вил Мирзаяновны сайлап куйдык. Без шулай ук башка төбәкләрдән кешеләрне керттек. Читтәге төбәкләрдән кешеләрне кертүнең нинди нәтиҗәләре булыр дип сорасагыз, Русиядә генә эшләп, Милли мәҗлесне халыкара дәрәҗәгә күтәреп булмый. Безнең бурычыбыз бүгенге көндә: Милли мәҗлесне Берләшкән милләтләр оешмасында теркәтү, халыкара дәрәҗәгә күтәрү, Татарстанны, татар халкын һәм киләчәктә Татарстанны бәйсез дәүләт итеп таныту. Без, бәйсезлек мәсәләсен бүген курыкмыйча күтәрә алабыз. Чөнки Русия үзе Көнъяк Осетияны, Абахазияны таныды. Безнең үзебезнең референдумның нәтиҗәсе бар. Шуңа күрә каршылыклар булу гына түгел, бик каты басым да ясалачак. Ләкин, Татарстанда, Русияда генә яшәп, без моны эшли алмыйбыз.

Рәфис Җәмдихан. Татарларда Милли мәҗлес җыеп эшләү тәҗрибәсе бар. Казан татарлары 1917-1918 елларда Милли мәҗлес җыеп Идел-Урал дәүләтен игълан итсә, икенчедән, Милли мәҗлес кырымтатарларында бүген эшли. Алар чит илләрдә үзләренең вәкиллекләрен булдырып, шулар аша үзләрен танытып баралар һәм ярдәм алалар.

Римзил Вәли. Берләшкән милләтләр оешмасында яки башка халыкара оешмаларда теркәлү өчен бу оешма ниндидер каннунар буенча хәрәкәт итәме? Татарларының күпчелеге яшәгән Русия законнарын яки башка дәүләтләрнең законнарын таныймы? Нәзартәт татар халкының хөкүмәте буламы бу?

Зөһрә Айсина. Татар халкының парламенты - Милли мәҗлес. Нәзарәт исә аның хөкүмәте. Бүген нәрсәдер эшләргә кирәк, чөнки татарлар хәзер шулкадәр мөшкеллеккә төшкәне юк иде. Бүген мәгарифне, телне тартып алдылар. Татарның бер нәрсәсе дә юк. Хәтта акчасы да юк, 95% салымны без Мәскәүгә бирәбез. Милли мәҗлеснең 1992 елда кабул ителгән Уставы бар, кануннары бар. Шуңа нигезләнеп, без аны Берләшкән милләтләр оешмасында теркәргә җыенабыз. Без дүрт ел элек Милли мәҗлесне иҗтимагый оешма итеп теркәттек. 1992 елда кануннарны, инглиз теленә тәрҗемә итеп, Берләшкән милләтләр оешмасында теркәргә җыенабыз.

Римзил Вәли. Башка милли оешмалар бар бит. Татар иҗтимагый үзәге бар, Татар конгрессы бар, морзалар җәмгыяте, Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтәрияте бар һәм Милли мәҗлес тә бар. Ничек монда эшләргә, бүлешергәме ул, аңлатсагыз иде.

Зөһрә Айсина. Бернинди каршылык юк, һәрбер оешма үзенчә эшли.

Бу оешмалар татар халкын сәяси яктан якламый. Совет чорында чит илдә Татар-башкорт комитеты эшләп килгән, татар халкын сәяси яктан яклаган.

Зөһрә Айсина. Бу татар халкының парламенты, кануннар чыгара торган орган. Әйе, “Иттифак” партиясе сәяси мөнәсәбәтен белдерә, Татар иҗтимагый үзәге дә белдерә. Әмма, Милли мәҗлес аларның бөтенесеннән югары.

Римзил Вәли. Әйдәгез, күптән түгел генә узган Милли мәҗлес президиумы утырышыннан, аның рәисе Илдус Әмирхан һәм урынбасары Фәүзия Бәйрәмова фикерләре белән танышып үтик әле.

Илдус Әмирхан. Мин башта ук әйттем, мин халыкара дәрәҗәгәчыгарга каршы түгел. Иртәгә эшли торган эш идеологиягә каршы килмәскә тиеш. Димәк, идеологияне таратучы имамыбыз булырга тиеш. Икенчесе – парламент, ул аны раслый. Идарә дигән сүз ул, Мәҗлес канун чыгара, шулай ук хөкүмәтнең составын раслый.

Фәүзия Байрәмова. Милләт файдасына икән, безгә теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Көнбатышмы, ул БМО булсынмы...Хәтта Икенче дөнья сугышы вакытында безнең татарлар Һитлер белән килешүгә кереп, легион төзеп, Идел-Урал дәүләте алабыз дип ничә еллар буе тырышып ятканнар, җаннарын да саклаганнар, идеяне дә саклаганнар. Аларны гаеп итәргәмени? Һич гаеп итергә ярамый. Шуңа күрә Американың мөмкинчелекләрен дә файдаланырга кирәк, шул ук Русияне үз каешы белән кыйнарга кирәк. Ул бит Абхазия белән Осетияне таныды, нигә безне танымыйлар дип. Әгәр без сәясәтчеләр икән, безгә бөтенесен файдаланырга кирәк.

Рәфис Җәмдихан
Рәфис Җәмдихан. Милли оешмалар һәм Милли мәҗлес дигән мәсьәләгә тагы шуны әйтәсе килә. Кырымтатарларында Милли мәҗлес күптән бар. Аның җитәкчеселәренең берсе – Казаннан күченеп киткән кырымтатары. Кырымтатар Милли мәҗлесе кануннар кабул итә. Шул ук вакытта Милли мәҗлес үзе үк, Бөтендөнья кырымтатарлары съезды уздыру турында карар кабул итте. 1992 елда безнең Татар конгрессы Милли мәҗлескә альтернатива булып төзелсә, бүген бер-берсенә каршы килеп бетми.

Римзил Вәли. Сезнең Интернет сәхифә бармы, гәҗит бармы? Бу материалларны, документларны кайдан алырга була?

Рәфис Җәмдихан. Интернеттка Милли мәҗлеснең сәхифәсе бар. http://www.milli-mejlis.blogspot.com.

Римзил Вәли. Яңа нәзарәт сайлангач, бу нәзарәт әгъзаләре хәзер нишләрләр һәм кайдан безгә бу турыда мәгълүмат алырга?

Зөһрә Айсина. Бу сайланган нәзарәт әгъзаләре белән Фәүзия Бәйрәмова бик тыгыз элемтәдә тора. Мин хәзер Милли мәҗлеснең эшчәнлеге күп дәрәҗәдә югарырак булыр дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Татарстанның бюджетына караганда, миллиардларча акча мәгарифкә, мәдәнияткә, мәгълүмат чараларына бүлеп бирелә. Татарча газета-журналлар чыга. Алар бәлки татар мәнфәгатен тулысынча якламыйдыр да. Милли мәҗлес тә татар халкының парламенты яки шул вазыйфаны үтәүче булса, кызык булыр иде. Ләкин моның өчен, күрәсең, бер җыелу, бер президиум утырышы гына җитмидер. Күбрәк халык белән киңәшергә кирәктер.

Зөһрә Айсина. Бүген Милли мәҗлес бинасыз, акчасыз, ничектер булса да, эшләп бара. Мин аны бик начар эшли дип әйтә алмыйм, чөнки, кануннарны эшләгән. Бөтен хөкүмәт эшли торган эшне Илдус Әмирхан эшли. Бүген Татарстанда “Бердәм Русия”дән сайланган депутатлар берни эшләми. Эшләмиләр генә түгел, алар булмаса, безгә җиңелрәк булыр иде. Бүгенге депутатлар үзләренең китапларын чыгару, зур сарайларда кичәләрен уздырудан узмыйлар. Мондагы татарларга минем ышанычым да юк. Читтәге татарларга ниндидер ышанычым бар.

Римзил Вәли. Социаль яктан да, географик яктан да татарлар төрле була. Уртарак бер кыйбла табып барганда, парламенты да булыр, хөкүмәте дә булыр, нәтиҗәсе дә булыр.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG