Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хәрбиләре АКШны Иран һава чиген бозмаска чакыра


Тәһран - Иран хәрби рәсмие, Гыйрактагы АКШ көчләрен, Иран һава чигенә игътибарлы булырга чакырды. Иран хәрби идарәсе АКШ хәрби очкычларының соңгы вакытта Иран чигенә якын очуын белдереп, чик тәртибе бозылган очракта Ираның моңа каршылык бирә алачагы турында кисәтте. Бүгенге белдерүдә шулай ук АКШның узган ай Сурия чигенә ясаган һөҗүме дә телгә алынды. АКШ, Иранны Гыйрактагы гыйсьянчыларны корал белән тәэмин итеп, аларга хәрби күнегүләр үткәрүдә гаепләп килсә, Иран бу гаепләүләрне һәрдаим кире кага.


XS
SM
MD
LG