Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка халкы Обаманың җиңеүн бәйрәм итә


Чикаго - Бүген ил буйлап Американ халкы Обаманың җиңүен бәйрәм итә. Демократлар намзәте Барак Обама президент сайлавында күпчелек тавышны җыеп, АКШ президенты итеп сайланды. Обама шулай ук Американ тарихында Ак Йортка килгән беренче каратәнле президент булачак.

Демократ Обама көндәше Джон Мәккәйнне зур аерма белән артта калдырып, президент сайланыр өчен кирәкле булган 270 тавышны узды.

Обаманың җиңүе белән, ил буйлап бәйрәм чаралары белән бергә чит ил җитәкчеләре дә Обаманы тәбрикләп шалтыратты.

Обама җиңү чаралары барган туган ягы Чикагода ясаган чыгышында, илдәге сәяси аермалыкларны җиңеләйтеп, үзенә каршы тавыш биргән кешеләрнен дә теләкләренә колак салачагын белдерде:

"Бүген, сайлау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Америка үзгәрәчәк", диде ул.

Hәтиҗәләрнең Обама яклы булуы белгеле була башлагач, туган ягы Аризонада яклаучылары алдында ясаган чыгышында Маккейн Обаманы җиңү белән котлаган иде.

"Бу сайлау тарихи бер вакыйга иде һәм мин анын Африкалы-американнар өчен әһәммиятен тагын бер кат аңлыйм, алар өчен бүген бу үтә куанычлы көн булырга тиеш", диде.

Ак Йорттан китәргә әзерләнгән президент Джордж Буш та Обамага шалтыратып үз тәбрикләвен җиткерде.

47 яшендә, Амерканың 44-нче президенты булып сайланган Барак Хөсәен Обама, гыйнварьнең 20дә, президентлык өчен рәсми ант бирәчәк.
XS
SM
MD
LG