Accessibility links

Кайнар хәбәр

IMF Украинага 16.4 миллиард доллар ярдәм бирә


Вашингтон - Халыкара акча фонды IMF Украинага 16.4 миллиард доллар ярдәм бирәчәк. IMF ясаган белдерүендә, бу ярдәмнең Украина идарәсенә "икътисади тотрыклыкны арттыру һәм ышанычны саклау" өчен биреләчәк диелә. IMF идарәсенең бүген бeрыч бирергә килешүе белән, Украинага тиз арада башта 4.5 миллиард доллар акча биреләчәге әйтелә.

IMF белдерүендә, Украина икътисадының бигрәк тә банкларның күз белән күренерлек дәрәҗәдә авырлыклар кичерүе телгә алына. Ләкин моңа каршы Украина хакимиятенең, әлеге глобаль кризиска каршы көчле һәм күп төрле чаралар күрүе турында яңа канун тәкъдиме чыгаруы әйтелә.
XS
SM
MD
LG