Русия президентының Калининградта ракеталар әзерләп кую карары көнбатыш өчен зур яңалык булмады. Узган ел, 2007нең 14 февралендә ул чактагы президент Владимир Путин, Мюнхенда ясаган чыгышында АКШның Чехия вә Польшада ракеталардан саклану җиһазлары урнаштыруына Русия "җавапсыз калмаячак" дигән иде.
Путин янавының сүздә генә калмаячагын Медведев кичә үз чыгышында раслады.
"Кушма Штатларның ракеталарыннан саклану максатында без Калинингад өлкәсендә Искәндәр ракеталарын ату җиһазлары урнаштырычакбыз," диде Медведев.
Кушма Штатлар Чехия һәм Польшада җиһазлар Ираннан булырга мөмкин һөҗүмгә каршы урнаштырыла, дип белдерә. Аларның НАТО-Русия мөнәсәбәтләренә йогынтысы булмаячак, диелә. Әгәр дә Русия планнарын тормышка ашырса, "бу Европа иминлегенә җитди куркыныч тудырачак", диде НАТО вәкиле.
2007дә Мәскәү Европада Гадәти Кораллар килешүеннән чыкты. Бу килешү Атлантик океан белән Урал арасында коралны чикли.
АКШ саклану министры Роберт Гэйц Вашингтон Мәскәү белән ракеталарга каршы яңа килешү төзергә тели, дип белдерде.
Русиянең Искәндәр исемен йөрткән яңа ракеталары 500 чакрымга оча ала. 1987 елда ул чакта әле Советлар Берлеге һәм АКШ арасында имзаланган килешү нигезендә 500дән алып 5500 чакрымга кадәр оча торган ракеталар тыелган. Узган ел Русия бу килешүнең кирәклегенә дә шик белдергән иде. Әлегә Мәскәү бу килешүдән чыгуын игълан итмәде.
Русиянең үз ракеталарын НАТОга кергән ике ил – Польша белән Литва арасына кую карары – Мәскәү белән НАТО мөнәсәбәтләрен тагын да катлауландыра ала.
Август аена НАТО-Русия шурасы утырышы билгеләнгән иде. Мәскәү-Грузия хәлләре сүрәтендә утырыш булмый калды. НАТО чыганаклары, очрашу декабрьгә кадәр булмас, дип хәбәр итә. Декабрьдә НАТО тышкы эшләр министрлары берлекнең Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен һәм Грузия белән Украинага әгъзалык планын тәкъдим итү турында сөйләшергә җыена.
Грузия мәсәләсендәге каршылыкларны, НАТО киңәюен Медведев Русияне көчсезләндерү буларак күрә.
"Соңгы елларда нәрсә күрдек? Глобаль саклану системының төзелүе, Русияне хәрби базалар белән уратып алу, НАТОның чиксез киңәюе һәм Русиягә башка бүләкләр. Безнең сабырлыкны сыныйлар дигән хис бар," диде Медведев.
Русиянең көнбатыш күршеләре кичә үк үз реакцияләрен белдерде. Литва президенты Валдас Адамкус Русиянең Калининградка ракеталар куюы "акылга сыймый" диде, Латвия тышкы эшләр министры Марис Риекстинз, бу адым салкын сугыш алымнарын хәтерләтә, диде.
Искәндәр ракеталары куелса – кайсы якка атарга һәм кая барып җитәргә мөмкин дигән сорауны без корал белгече, бу хакта журнал чыгаручы Дункан Леннокска бирдек. Аның әйтүенә караганда, Искәндәр ракеталары Польша яки Чехиягә барып җитә ала, әмма зыян китерә алмый.
"Русия планының максаты – американнарның Польша һәм Чехиядәге ракета җиһазларын куюына ачу белдерү," диде Леннокс.