Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш хакимияте Русия белән кораллану мәсьәләсен киңәшергә тели


Вашингтон - АКШ югары рәсмие, Буш хакимиятенең кичекмәстән рәсми Кремль белән сөйләшүләр будырырга әзерләнүен белдерде. Сөйләшүләрнең атом кораллануны киметү тәкъдиме һәм Русиянең Европага урнаштыралачак АКШ саклану калканы хакында борчылуын бетерү максатында булачагы белдерелә.

Дәүләт хәрби кораллары идәрәсендә югары рәсми булган Джон Руд, Русиянең Чехия һәм Польшага урнаштыралачак АКШ саклану калканына каршы, үз калканнарын Калининград төбәгендә урнаштыралачагын белдерүеннән алда, без Русиягә үзебезнең тәкъдимнәребезне җиткергән идек дип белдерде. Руд, Медведевның бу гамәле "борчылу" һәм "ризасызлык" тудыра, дип белдерде. Шулай да без Русия белән борчылуны киметү максатында бергә эшләргә әзер дип белдерде.

Руд, җибәрелгән тәкъдимнәр арасында Русия рәсмиләренә Польша һәм Чехияга урнаштырылачак калканнарны тикшерергә рөхсәт ителгән иде дип белдерде.

Руд, АКШ ясаган тәкъдим турында киләсе атналарда Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков белән сөйләшергә өметләнүен белдерде.

Ләкин мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, Мәскәү рәсмиләренең гыйнварның 20дә хакимият башына киләчәк яңа Обама хакимиятеннән алда, мөддәте тәмамланып килгән Буш хакимияте белән килешергә теләрме - монысы әлеге белгесез.

XS
SM
MD
LG