Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Русиянең калкан планына борчылу белдерә.


Париж - Европа Берлеге бүген Русиянең Калининград төбәгендә үз калканнарын урнаштыру карарына көчле тәнкыйть белдерде. Франция җитәкчелегендәге Европа Берлеге шурасы бүген ясаган белдерүендә, Русиянең бу хәрәкәте Европада иминлекне арттыруга һәм ышанычлы атмосфераны сакларга өлеш кертмиячәк диелә. Русия президенты Дмитрий Медведевның чәршәмбә көнне, АКШ саклану калканына каршы үз калканнарын Калининградка урнаштырачагын белдерүеннән соң, НАТО бу хакта зур борчылуын белдерде. АКШ исә Русиянең бу адымын "борчылу" һәм "ризасыклык" тудыра дип атаган иде.
XS
SM
MD
LG