Израиль һәм фәләстинлеләр тынычлык сөйләшүен дәвам иттерү яклы булуын белдерде. Мисырның Шарм-әл-Шәех шәһәрендә узган очрашуда Израиль һәм фәләстин вәкилләре солых килешүе элек билгеләнгән вакытка – гыйнвар азагына хәтле имзаланмаса да, тынычлык сөйләшүен дәвам иттерүдә дөнья җәмәгатьчелегеннән яклауны сорадылар.