Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль үзәккә каршы пикет


Үткән шимбә Сибайда федераль үзәккә каршы пикет узды.

Хайбулла районыннан килгән 150-гә якын башкорт яшьләре федераль үзәккә дәгъва белдерде. Алар: “Федералллар, Башкортстаннан кулыңны ал!”, “Бу сезгә Чечня түгел!”, “Мортаза, без синең белән!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр күтәргән иде.

Артабан яшьләр дәүләт думасы депутатлары Павел Крашенинников белән Андрей Назаровларның җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе урнашкан бина янына килеп бу депутатларга дәгъва белдерә башладылар. Шуннан күп тә үтми, милиция аларны таралырга мәҗбүр итте.

Дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров бу уңайдан фикерләрен белдереп, моны сәяси фарс дип атады. Аның сүзләренчә, Радий Хәбиров Мәскәүдә эшкә алынгач федераль үзәккә каршы адымнар башланды. Мондый чаралар белән вәзгыятьне контрольдә тотуларын һәм үзләрен халык яклавын күрсәтергә телиләр.

XS
SM
MD
LG