Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айгөл Мәхмүтова эше Мәскәү мәхкәмәсендә каралачак


12 ноябрьдә Мәскәү мәхкәмәсендә журналист Айгөл Мәхмүтова эше каралачак. Аңа каршы ике җинаять эше ачылган. Айгөл милиция хезмәткәрен кыйнауда һәм ришвәт таләп итүдә гаепләнә.

Бүгенге көндә Айгөл Мәскәүнең 6 санлы тикшерү изоляторында утыра. 2006 елда журналист Мәскәүнең Кузьминки бистәсендә чыгучы "Судьба Кузьминок" басмасының баш мөхәррире буларак, бистәдәге бер төзелешне тикшереп аның канунсыз булганын фаш итеп мәкаләләр язган. Күп янаулардан соң Айгөлгә каршы җинаять эше ачылган. Аның адвокаты Юрий Зак Айгөлгә каршы гаепләүләр аның журналист эшчәнлегенә бәйле, дип белдерде.

Айгөл Мәхмүтовага 24 яшь, ул чыгышы белән Башкортстанның Ишембай каласыннан. Мәскәүдә ул апасында торып институтта укыган булган.

XS
SM
MD
LG