Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин президентлыкны озайту тәкъдимен хуплый


Русиянең премьер-министры Владимир Путин президентлык мөтдәтен 6 елга кадәр озайту тәкъдимен хуплый. "Әмма бу урынга кемнең дәгъва итәчәге турында сөйләшү әлегә иртәрәк", дип әйтте Путин Финляндия хөкүмәте башлыгы белән бергә үткәрелгән матбугат очрашуында.
Президентның һәм Думаның мөтдәтен озайту турындагы кануннарга төзәтмәләр өлгесе Думага кертелгән иде. Алар анда җомга көнне үк карала башларга мөмкин.

Бу тәкъдимне 5 ноябрь көнне Русия президенты Дмитрий Медведев үзенең еллык юлламасында ясаган иде.
XS
SM
MD
LG