Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә мәчетләр төзелешен чикләргә телиләр


Италиянең “Төньяк лига”сы фиркасе илдә мәчетләр төзелешен чикләргә чакыра. Фирка мәчетләрне референдумнан башка төзүне тыярга тәкъдим итте.

Фирка бу хакта парламентка канун өлгесен язып керткән, дип хәбәр итә британ газетасы.

Бу канун кабул ителгән очракта, мәчетләрне манара белән төзү һәм мәзингә тавыш көчәйткечне куллану рөхсәт ителмәчәк, мәчетләрдәге дини йолалар итальян телендә генә үткәрелергә тиеш була.
XS
SM
MD
LG