Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исемнәре урамнарда мәңгеләштерелә


Татар халкының Башкортстанда туып үскән асыл улы, ике тапкыр Советлар Союзы каһарманы Муса Гәрәевның исеме Уфадагы яңа бер урамга бирелә.

Бу хакта Уфа шәһәре шурасының атнакич узган 9нчы утырышында карар ителде. Муса Гәрәевның исеме Уфаның Октябрь районындагы Глумилин бистәсендәге бер яңа урамга кушыла. Муса Гәрәев Илеш районында туып үскән. Икенче дөнья сугышы вакытында хәрби очучы була. Тиңсез батырлыклары өчен, ике тапкыр Советлар Союзы каһарманы дигән исемгә лаек була.

Уфа шәһәре шурасы утырышында башкаладагы тагын 13 урамга яңа исемнәр бирү турында карар ителде. Башкаладагы бер урам танылган рәссам Борис Домашников хөрмәтенә үзгәртелде. Ә тагын бер яңа урамга күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Амантай исеме бирелә.

Тагын 11 урам исемнәре кешеләргә бәйле түгел. Уфадан читтә урнашкан Нагаево авылының яңа 11 урамына төрле үсемлекләр, табигатькә бәйле исемнәр бирелә. Миләш урамы, Каенлык урамы кебек исемнәр.

XS
SM
MD
LG