Accessibility links

Евро зона икътисади ресециягә керде


Брюссель - Европада бүген ачыкланган икътисади мәгълүматлар, евро зонада артка китеш күзәтелүе хәбәрен раслады. Евро зона икътисадындагы үсеш, елның 2 чирегендә 2 % кимегән иде. Акча буларак евроны кулланган 15 европа илендә, елның 3нче чирегендәге икътисадның шул ук күләмдә 0.2 % кимүе ачыкланды. Бер илнең ресециягә эләгүе, бер-бер артлы ике чиректә дә икътисадының кимүе белән аңлашыла.

АКШ һәм Япониядән соң дөньяның 3нче, Европада исә иң зур икътисады булган Германия, кичә ресециягә керүен рәсми игълан иткән иде.

Ләкин Франция 3нче чиректә 0.1 %лык үсеш белән, Германия язмышын кабатламый. Бу мәгълүматны Франция финанс министры Кристин Лөгард бер радио әңгәмәсендә ачыклады. Министр ширкәт инвестияләренең икътисадны саклап килүен белдерде.
XS
SM
MD
LG