Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольяттида элекке мэр үтерелгән


Тольяттида элекке шәһәр башлыгы, Тольятти дәүләт университеты ректоры 48 яшьлек Сергей Жилкинны үтергәннәр.

Эчке эшләр идәрәсе хәбәр итүенчә, бүген иртән Жилкинга ике билгесез кеше һөҗүм иткән. Алар аның йөрәк һәм корсагына берничә тапкыр пычак белән кадаган. Жилкин хастаханәдә үлгән.

Һөҗүм итүчеләр качкан. Тикшерү эше алып барыла.

Жилкин 1994 елдан алып 2000 елга кадәр Тольятти мэры булды.
XS
SM
MD
LG