Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиска каршы Вашингтон саммиты тәмамланды


Иң зур 20 ил җитәкчеләре финанс кризисына каршы чаралар турында килешеп яңа очрашу билгеләде.

Дөньяның иң көчле икътисадка ия 20 иленең җитәкчеләре финанс кризисына каршы чаралар күрү һәм мондый кризисларны киләчәктә булдырмау турындагы 2 көнлек Вашингтон сөйләшүләрен тәмамлады.

Дөнья икътисадының 85 процентын тәшкил итүче 20 ил 5 битлек белдерү һәм үтә күренмәлелекне ныгыту, финанс системасын тотрыклыландыру максатында 6 өлештән торган план игълан итте.

Ул илләрнең финанс министрларына 20 җитәкченең 31 мартта үтәчәк яңа очрашуына кадәр үз киңәшләрен әзерләргә кушылды.
Киләсе очрашу Лондонда үтәргә мөмкин.

АКШ президенты Джодж Буш бу саммитны "нәтиҗәле һәм уңышлы" дип бәяләде һәм гамәли килешүләргә ирешелде диде.

"Төп казанышларның берсе кайбер принципларны билгеләү һәм безнең финанс системаларыбызны XXI гасыр чынбарлыгына яраклаштыручы кайбер адымнар ясау," – диде Буш.
XS
SM
MD
LG