Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак хөкүмәте АКШ белән иминлек килешүен раслады


Килешү бу ел ахырында БМО мандатының мөддәте тәмамланганнан соң АКШ көчләренә Гыйракта тагын 3 елга калу вәкаләте бирәчәк.

Бу документ айларча дәвам иткән авыр сөйләшүләр нәтиҗәсендә әзерләнде. Әгәр дә ул Гыйрак парламентында расланса, ике ил арасындагы төп фикер каршылыгы бетәчәк.

Хөкүмәт сүзчесе Али әд-Даббаг премьер-министр Нури әл-Мәлики хөкүмәте килешүгә ныклы яклау күрсәтте диде.

Әд-Даббаг килешү парламентка раслау өчен якшәмбе тапшырыла дисә дә, аның тавышка кайчан куелачагын әйтмәде.
XS
SM
MD
LG